"Рубин"га яңа тренер билгеләнде
«Рубин» футбол клубының яңа тренеры итеп Леонид Слуцкий билгеләнде. Контракт 5 елга исәпләнгән.
Аның штабына моңа кадәр Казанда эшләгән Олег Кузьмин, Сергей Козко һәм Хавьер Нойя Сальсес да кергән.
Слуцкий ЦСКАны җитәкләп, дөнья аренасында популярлык казанды. Россия Кубогын һәм Суперкубогын отты. Нәкъ менә Леонид Слуцкий җитәкчелнгендә ЦСКА Чемпионнар Лигасының чирекфиналына кадәр барып җитте.
Соңгы вакытта Леонид Слуцкийга Нидерландтның «Витесс» клубын җитәкләде, Ул бу илдә эшләгән беренче Россия тренеры булды.
Фото: www.rubin-kazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев