24 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин көзге сайлауларда җиңгәннән соң вазифага кергән РФ төбәкләренең 20 җитәкчесе белән видеоконференция режимында очрашу уздырды. Беренчеләрдән булып ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште.
-
Рөстәм Миңнеханов агросәнәгатьтә цифрлы сервисларны күбрәк кулланырга өндәде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексына яңа технологияләрне максималь рәвештә кертергә өндәде. Бу хакта республика Дәүләт Советына еллык юллама вакытында яңгырады.
-
Илсөя Бәдретдинова "ИБ бәйрәмне" тагын уздырачакмы?
Сезонда беренче булып Мәдәният сарае сәхнәсен Илсөябез дер селкетте.
-
Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте
Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан дип хәбәр итә ведомство.
-
Галимнәр өслекләрдән коронавирусны юк итүнең яңа ысулын ачыклаган
Ачыш медицина хезмәтен күрсәтү биналарындагы дезинфекцияләү алымын үзгәртергә мөмкин.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләрен комплекслы үстерү буенча план булдырырга кушты
Республика Хөкүмәтенә муниципаль берәмлекләр Советы белән берлектә агломерацияләр өчен бердәм территориаль планлаштыру документларын әзерләүне тәэмин итәргә, шулай ук территорияне комплекслы үстерүгә идарә итүнең нәтиҗәле механизмын эшләргә кирәк.
-
Марат Әхмәтов: Ниятебез - татар теленең исән-сау булуын тәэмин итү
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов татар телен киләсе буыннарга тапшыру өчен, аны саклау нияте белән эшләячәген әйтте.
-
Комбайнга ут капкан. Игенчесе исәнме?
Кайбыч районында эшләп барган җиреннән комбайнга ут капкан. “Кыр корабы”ның төзексез булуы ачыкланган.
-
Бүлмә гөлләренә биш төрле ашлама
Бүлмә гөлләрен даими рәвештә ашлап торырга кирәк.
-
Ләйлә Фазлыева: Татарстан Президенты Юлламасы республикага алдагы елга темп бирәчәк
Татарстан Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә. Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгате алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.
-
Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте
Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
-
Россиядә счетчикларны тикшерүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде
Россиядә бүгеннән счетчикларны яңа кагыйдәләр буенча тикшерз башлыйлар. Хәзер «Аршин» электрон теркәү хезмәте бердәнбер юридик яктан әһәмияткә ия дәлил булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
-
Рөстәм Миңнеханов Юлламада социаль-икътисади үсешнең төп юнәлешләрен тәкъдим итәчәк
Бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советыныңың берьюлы ике утырышы була. Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый.
-
Эксперт SIM-карталарны блокировкалауның төп сәбәпләрен атады
SIM-карталарны блокировкалауның төп сәбәпләре дип, паспорт мәгълүматының килешүдә күрсәтелгән мәгълумат белән туры килмәве, тискәре баланс һәм караклыкны атарга була. Бу хакта Россия сыйфат системасы җитәкчесе урынбасары Илья Лоевский «Российская газета»га сөйләгән.
-
Татарстанда “Минем Мәскәү” иҗади онлайн-конкурсы игълан ителде
Татарстан Республикасында Мәскәү көннәрен үткәрү кысаларында, Мәскәү Хөкүмәте Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, безнең регионда яшәүчеләр арасында “Минем Мәскәү” дип аталган иҗади онлайн-конкурс үткәрә.