Татарстан Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә. Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгате алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.
«Юллама, чыннан да, темп бирә. Ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә. Нәкъ менә шуннан чыгып, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнә», — диде Фазлыева. Ул Юлламаның республиканың социаль сәясәтенә багышланган өлешенә аерым игътибар биреләчәген әйтте.
Нет комментариев