Галимнәр өслекләрдән коронавирусны юк итүнең яңа ысулын ачыклаган
Ачыш медицина хезмәтен күрсәтү биналарындагы дезинфекцияләү алымын үзгәртергә мөмкин.
Өслекләрдән коронавирусны юк итүдә ультрашәмәхә ярдәм итә ала. Япония галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.
Ультрашәмәхә коронавирус күзәнәкләренең 99,7 процентын юк итә ала.
«Шул ук вакытта дулкынның озынлыгы 222 нанометр булырга тиеш, чөнки бу очракта ул тирегә үтеп керми һәм тере күзәнәкләрне җимерми», – дип белдерде галимнәр.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, бу ачыш медицина хезмәтен күрсәтү биналарындагы дезинфекцияләү алымын үзгәртергә мөмкин.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев