Бүлмә гөлләренә биш төрле ашлама
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бүлмә гөлләренә биш төрле ашлама

Бүлмә гөлләрен даими рәвештә ашлап торырга кирәк.

 

Моның өчен берничә төрле ысул кулланырга мөмкин.
1. Гөлләргә су сибү алдыннан атнага бер тапкыр туфракка 1 бал кашык шикәр комы сибеп чыгыгыз.

2. 1 литр суга 1 аш кашык агач көле кушып, 1 атна төнәтегез һәм шуны гөлләргә 10 көнгә бер тапкыр сибегез.

3. Атнага бер тапкыр аспирин эремәсе (1 литр суга 1 сәдап) сиптерегез.

4. 1,5 литр суга 1 балкашык йөзъяшәр (столетник, икенче төрле алоэ) суы кушыгыз да, шуны айга бер тапкыр гөлләргә сибегез.

5. 1 литр суга 1 куык В12 витаминын кушып болгатыгыз да, шуны айга ике тапкыр сибегез.

 

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/blm-gllren-bish-trle-ashlama

 


Нет комментариев