Автостоянкада яшәүче Линда кушаматлы эткә ашарга илтәм, алардан калган ризыкларны, эт оясыннан өч метр читкәрәк китеп, каргаларга салам.
Алар да шаулашып: "Апа, бүген нәрсә белән сыйлыйсың?" дигәндәй, тыз-быз килешеп, автостоянка стеналарына (алар монолит панельләрдән) куналар. Кызганыч бит инде, бу җан ияләре дә, аларны Тәңребез юкка гына Җир йөзенә китермәгәндер. Каргалар,...
Автостоянкада яшәүче Линда кушаматлы эткә ашарга илтәм, алардан калган ризыкларны, эт оясыннан өч метр читкәрәк китеп, каргаларга салам.
Алар да шаулашып: "Апа, бүген нәрсә белән сыйлыйсың?" дигәндәй, тыз-быз килешеп, автостоянка стеналарына (алар монолит панельләрдән) куналар. Кызганыч бит инде, бу җан ияләре дә, аларны Тәңребез юкка гына Җир йөзенә китермәгәндер. Каргалар, гомумән, бик акыллылар. Бу турыда язучылар да, галимнәр (орнитологлар) да хәйран калып яза. Балалар бакчасында эшләгән елларда балаларга шул хакта бик күп мәгълүмат бирдем.
...Бер көнне Линданы сөеп, иркәләп, оясына бер пачка сушки һәм печенье салып өйгә кайтырга җыендым. Артымнан каргалар да тиз генә очып ашарга төштеләр. Кулым бик өшегән иде, сакчылар будкасына кереп, җылынып чыгарга булдым. Андагы егет таныш булып чыкты. Ул Тимәш авылыннан, сеңелемнең классташы икән. Мөсәгыйть шунда:
Галия апа, карагыз әле, бу әкәмәткә, - ди.
Тәрәзәгә карасак, Линда будкасына бер-бер артлы каргалар очып керә дә, берәр сушки кабып чыгып, тиз генә очып та китәләр. Мескен Линда, икенче якка борылып, зур өем булып, ризыкланучыларына өреп тора. Тамак-тәмугка илтә, дигән әйтем, дөрес икән. Суыклар каргаларны тагын да батырайткан, әнә ничек курыкмыйча эт оясына керәләр.
Ярар, рәхәтләнеп ашасыннар, миңа исәнлек теләсеннәр. Үз аягымда йөргәндә сезгә дә азыкны күбрәк салырмын, дигән уй белән өйгә кайттым. Мөсәгыйть тә каргаларга сокланып, тапкырлыкларын мактап калды.
Галия Шакирҗанова, Лениногорск
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев