ТӨННӘР БУЕ ЙОКЛЫЙ АЛМЫЙ ЯТАМ...
Нигәдер йоклый алмыйм. Борсаланып яту туйдыргач, тордым да тәрәзә янына килеп бастым. Төнге өч. Урамнар якты, талгын гына кар ява. Кыш килергә чыккан ахры. Бик салкын булыр микән инде? Имеш-мимеш күп тә... Менә дигән кыш булыр әле! Урамда бер кеше юк. Бөтенесе тәмләп йоклый, мин генә... Ә юк, күрше йортның...
Нигәдер йоклый алмыйм. Борсаланып яту туйдыргач, тордым да тәрәзә янына килеп бастым.
Төнге өч. Урамнар якты, талгын гына кар ява. Кыш килергә чыккан ахры. Бик салкын булыр микән инде? Имеш-мимеш күп тә... Менә дигән кыш булыр әле! Урамда бер кеше юк. Бөтенесе тәмләп йоклый, мин генә... Ә юк, күрше йортның тәрәзәсендә дә ут күренде.
Әнә, җәяүләп бер егет узып китте. Каян кайтышы икән? Утларын җемелдәтеп, ерактан бер машина да узып китте. Йокламаучылар саны артты, бер егет белән кыз безнең тәрәзә төбендә туктап, үбешеп алдылар да җитәкләшеп юлларын дәвам иттеләр. Елмаеп аларны озаттым, "Карале боларны, безне беркем күрми дип уйлаганнардыр инде",-дип куйдым.
Шулвакыт күңелемә: "Туктале, бу вакытта мине дә БЕРӘҮ күреп, күзәтеп тора бит. Төнге намазын үтәмичә, гыйбадәттә булмыйча, тәсбих тартмыйча, зикер әйтмичә тәрәзә буенда кеше тикшереп тора диядер",-дигән уй килде.
Бу уемнан оят булып китте. Тиз генә тәһарәтемне алдым да намазлыгыма үрелдем...
Айсылу МИНҺАҖЕВА
Чыганак: https://vk.com/id423820304
go.mail.ru/search_images?rf фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев