Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида сәнгать осталары концерт куйды (фотолар)

Шәһәребезнең Мәдәният сараенда республиканың сәнгать осталары бушлай концерт куйды. Кичә башланыр алдыннан район башлыгы Рәгать Хөсәенов артистларны сәламләп, тамашачының рәхәтләнеп ял итүен теләде. Казан кунакларын шәһәрдәшләребез җылы кабул итте. Халык артисты Мирсәет Сөнгатуллинның Лениногорскига беренче генә килүе түгел. Аның чыгышын залда утыручы әби-апалар, абыйлар, шулай ук яшьләр яратып тыңлады. Зарина...

Шәһәребезнең Мәдәният сараенда республиканың сәнгать осталары бушлай концерт куйды. Кичә башланыр алдыннан район башлыгы Рәгать Хөсәенов артистларны сәламләп, тамашачының рәхәтләнеп ял итүен теләде.
Казан кунакларын шәһәрдәшләребез җылы кабул итте. Халык артисты Мирсәет Сөнгатуллинның Лениногорскига беренче генә килүе түгел. Аның чыгышын залда утыручы әби-апалар, абыйлар, шулай ук яшьләр яратып тыңлады.
Зарина Вилданова, Чулпан Әхмәтҗанова кебек яшь һәм талантлы җырчылар сәхнәгә чыккан соң алкышлар озак тынмады. Ә менә әрмән егете Оганес Малхасянның рус, инглиз һәм итальянча җырлавы яшьләрнең күңеленә аеруча да хуш килде, артист егеткә кушылып җырлап утырды алар.
Рәшит Ваһапов фестивале дипломаты Артур Шөгаепов та тамашачы күңелен тиз арада яулады, аны да сәхнәгә кабат-кабат чакырып алкышладылар. Күңеле булган җырчы егет:
- Болай булгач, сезгә, һичшиксез, сольный концерт белән киләчәкмен, - дип саубуллашты.
Бер сулышта узган кичәдә җырларның күпчелеге патриотик хисләр белән сугарылган, бик эчтәлекле һәм шул ук вакытта гади дә иде . Концертны алып барган Айдар Садыйков тамашачы залын бер генә дә тик тотмады. Туган як, туган җир, гаилә, туганлык мөнәсәбәтләре хакында уйланырга чакырды. Шәһәрдәшләрбез исемнәренең мәгънәсе турында да сөйләштеләр.
Кичә азагында: "Әле дә ярый килгәнмен, рәхмәт артистларга, күңелебез булып, ниндидер яңа көч, яңа сулыш алып кайттык", - дип таралашты халык. Айгөл Вәлиуллина үзе белән иптәш кызы Алияне дә алып килгәненә шатланып туя алмый, бик ошады, ди.
Зилә Мөдәррисова
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев