ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда төзелештә эшче һәлак булган
Фаҗига кичә иртән Чаллыда төзелеш мәйданында булган.
Кичә иртән Чаллыда төзелеш мәйданнарының берсендә өстенә бетон плитә төшеп, 60 яшьлек эретеп ябыштыручы һәлак булган. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча...
Фаҗига кичә иртән Чаллыда төзелеш мәйданында булган.
Кичә иртән Чаллыда төзелеш мәйданнарының берсендә өстенә бетон плитә төшеп, 60 яшьлек эретеп ябыштыручы һәлак булган. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе "Төзелеш эшләре алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига төзелештә өченче кешенең куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыккан.
"Домкор" төзелеш компаниясе офисында тентү бара. Тикшерү эшләре дәвам итә.
http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев