Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск шәһәре суды хокук бозучыны су саклау зонасыннан койманы алырга мәҗбүр итте

Бетон койманы сүтү юлы белән гражданнарның Дала Зәе елгасына каршылыксыз үтеп керүен тәэмин итәргә. Лениногорск шәһәре суды Писмән авыл җирлеге хакимиятенә карата шундый карар чыгарды. Су объектын саклау кагыйдәләре бозылу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. "РФ Су кодексының 6 статьясының 8 һәм...

Бетон койманы сүтү юлы белән гражданнарның Дала Зәе елгасына каршылыксыз үтеп керүен тәэмин итәргә. Лениногорск шәһәре суды Писмән авыл җирлеге хакимиятенә карата шундый карар чыгарды. Су объектын саклау кагыйдәләре бозылу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. "РФ Су кодексының 6 статьясының 8 һәм 6 пунктларына ярашлы рәвештә һәр гражданин уртак файдаланудагы су объектларының яр буе полосаларыннан хәрәкәт итү һәм алар янәшәсендә булу, шул исәптән һәвәскәрлек һәм спорт балыкчылыгы белән шөгыльләнү һәм йөзүче чараларны ярга чыгаруны гамәлгә ашыру өчен (механик транспорт чараларыннан файдаланмыйча) файдаланырга хокуклы. Уртак файдаланудагы су объектларының яр буе полосасының киңлеге егерме метр тәшкил итә," - дип аңлатты экологлар. Әлеге хокук бозу очрагын бетерү максатында Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары Лениногорск шәһәре судына әлеге территория хуҗасын койманы сүтәргә мәҗбүр итү турында шикаять юллады. Суд экологлар карарын хуплады һәм хокук бозучыны 2018 елның 1 июненә кадәр төзелмәне сүтәргә мәҗбүр итте.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев