27 апрель 2019 яңалыклары
-
Райондагы янгында бер әбинең аяк-куллары пешкән
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан.
-
Лениногорскида мәктәп укучылары 2 тонна 540 кг макулатура җыйган
Макулатура җыю – экологияне, агачларны кисүдән саклап калу мөмкинлеге ул. “Экояз – 2019” кысаларында Лениногорск шәһәре 2 нче урта мәктәбендә “Макулатура тапшыр – агач утырт!” дигән табигатьне саклау акциясе булып узган.
-
Юл кырыена төшеп киткән машинада өч кеше һәлак булган
Татарстанның Буа районында бүген иртән юл кырыена төшеп киткән «Опель» җиңел машинасында өч хатын-кыз үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Бөтен хикмәт – итендә. Шашлык янган иткә әверелмәсен өчен киңәшләр
Май бәйрәмнәренә дә күп калмады. Дус-туганнар, гаилә белән табигать кочагына чыгып ял итәр өчен менә дигән сәбәп бу. Бакча, йорт-җир эшләреннән соң, гадәттә, шашлык пешереп сыйланалар. Аны нинди иттән пешерәсез соң? Организм өчен авыр да булмасын, тәмле дә булсын дисәгез, итне дөрес сайлый белергә кирәк. Алданмагыз!
-
Илсөя Бәдретдинова: «Әни бик каты рәнҗеп елаган иде миңа»
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең беренче тапкыр авыл дискотекасына чыккан вакытын искә ала. Артист бу турыда ТМТВ каналының «Сер булып калсын» тапшыруында сөйли.
-
40 яшьтән узганнарга елына бер тапкыр өстәмә ял көне бирергә тәкъдим итәләр
40 яшьтән узган россиялеләргә елына бер тапкыр диспансеризация үтү өчен ял көне биреләчәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләр әзерләргә кушты. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
-
Салаватны гомерендә беренче тапкыр талаганнар (ФОТО)
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән күңелсез хәл булган.