Юл кырыена төшеп киткән машинада өч кеше һәлак булган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Юл кырыена төшеп киткән машинада өч кеше һәлак булган

Татарстанның Буа районында бүген иртән юл кырыена төшеп киткән «Опель» җиңел машинасында өч хатын-кыз үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

«Беренчел мәгълүматлар буенча бүген иртән Иске Мәртле-Әлши юлының беренче чакрымында «Опель» белән идарә итүче 38 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз тизлек сайламаган, идарәне югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән», – дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/27/185358/


Нет комментариев