40 яшьтән узганнарга елына бер тапкыр өстәмә ял көне бирергә тәкъдим итәләр
40 яшьтән узган россиялеләргә елына бер тапкыр диспансеризация үтү өчен ял көне биреләчәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләр әзерләргә кушты. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
Ведомство төзәтмәләрне 20 июньгә кадәр әзерләргә тиеш.
Хезмәткәргә ял көне ел саен биреләчәк, шул ук вакытта аның эш урыны һәм уртача хезмәт хакы сакланачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/26/185284/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев