Салаватны гомерендә беренче тапкыр талаганнар (ФОТО)
эстрада

Салаватны гомерендә беренче тапкыр талаганнар (ФОТО)

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән күңелсез хәл булган.

Җырчыны Испаниядә талаганнар. "Безне тормышта беренче тапкыр таладылар" ди бу вакыйга турында җырчы. +

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Салават Фәтхетдинов улы Рөстәм белән әлеге җинаять эшен Барселона полиция участогында хәл итә.

"Дусларым сезне түгел , ә дошманнарны сөендерәсем килә. Машиналарны ватып, барысын да алып киттеләр. Спорт киеменнән һәм бер телефон белән калдык", - ди җырчы.

"Белегез, иң шәбе - Казанда, Татарстанда яшәү икән", - дип тә өсти артист.    

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25230


Нет комментариев