Лениногорскида мәктәп укучылары 2 тонна 540 кг макулатура җыйган
Макулатура җыю – экологияне, агачларны кисүдән саклап калу мөмкинлеге ул. “Экояз – 2019” кысаларында Лениногорск шәһәре 2 нче урта мәктәбендә “Макулатура тапшыр – агач утырт!” дигән табигатьне саклау акциясе булып узган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, чүпне аерып җыюны һәм калдыклар эшкәртүне пропагандалау чараның төп максатына әйләнгән. Әлеге изге чарада олысы-кечесе – укучылар, укытучылар һәм ата-аналар бик актив төстә катнашкан.
Макулатура җыю буенча иң яхшы нәтиҗәләр:
1 урында – 3б сыйныф (648кг 005г),
2 урында – 3а сыйныф (457кг 800г)
3 урында – 4в сыйныф (343кг 700г)
4 урында – 4а сыйныф (342кг 500г)
5 урында- 4б сыйныф (293кг 550г)
6 урында – 5а сыйныф (231кг 400г)
Исегезгә төшерәбез: бер тонна эшкәртелгән макулатура – киселмичә калган 17 агач ул. Экологик акция йомгаклары буенча алга таба эшкәртү өчен 2 тонна 540 кг макулатура җыелган. Якын араларда шәһәрдә агачларны күпләп утырту күздә тотыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте
ФОТО: http://eco.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1456398.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев