27 декабрь 2017 яңалыклары
-
Финанслар министрлыгы беренче тапкыр министрлар хезмәт хакын игълан итте
РФ Финанслар министрлыгы беренче тапкыр федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренең, шулай ук министрларның 2016 ел өчен хезмәт хакы турында мәгълүматларын игълан итте. Бу хактагы мәгълүмат ведомство сайтында дөнья күрде. Хезмәт хакы буенча беренче урынны финанслар министры Антон Силуанов били, ул аена 1,7 млн сум ала. Лидерлар өчлегендә Икътисади үсеш министрлыгы һәм...
-
БЕРЕНЧЕ БАЛА ӨЧЕН ДӘҮЛӘТ НИЧӘ СУМ ТҮЛИЯЧӘК?
Бу түләү 2018 елның 1 гыйнвардан соң туган яки уллыкка алынган беренче балага 1,5 яшькә кадәр бирелә. 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Бу хактагы "Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы" Федераль канун 21 декабрь көнне кабул ителгән. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы...
-
Шөгерлеләрне Яңа ел бәйрәменә чакыралар
Хөрмәтле дуслар! Барыгызны да 31 декабрь көнне Шөгер авылы мәдәният йортына яңа ел кичәсенә - Бал-маскарадка көтеп калабыз. Башлана:19.00 сәг. Билет бәясе - 50 сум. Рәхим итегез, дип язганнар "Типичное Шугурово"да.
-
Айгөл Бариевадан Яңа ел табынына бик тәмле салат РЕЦЕПТЫ
Салат өчен кирәкле продуктлар: дүрт йомырка, бер кишер, бераз тавык ите, сыр, кукуруз, киви, майонез. Әлеге салат катлам-катлам итеп ясала. Йомырка, тавык ите һәм кишерне пешерәбез. Йомырка, кишер, сырны вак угычтан уабыз, ә тавыкны шакмаклап турыйбыз. Салат матур килеп чыксын өчен, тәлинкә уртасына стакан куябыз. Аннан соң стакан тирәли түбәндәге...
-
Иртәгә Татарстанда 2 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә - 28 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Күпчелек районнарда җиңелчә кар көтелә. Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык. Татарстан буенча һава температурасы төнлә һәм көндез -3..+2 градус булачак. Казанда төнлә минималь һава...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә калын һәм бик тә тәмле коймак рецепты
Кирәк булачак: 500 г он, 20 г чүпрә, 2 ст сөт, 2 йомырка, 1 пач ванилинлы шикәр комы, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы көнбагыш мае. Пешерү тәртибе: Җылымса сөткә чүпрә, шикәр комы, 1 ст. он салып ярты сәгатькә калдырып торабыз. Йомыркаларны яхшылап болгатабыз,...
-
Мөселманнарга Яңа елны каршы алырга, балаларны чыршы бәйрәменә җибәрергә ярыймы?
Кыш бабайны чакырыргамы-юкмы? Чыршы сатып алыргамы, әллә, хуш исе чыгып торсын өчен, бер-ике ботак алу да җитәрме? Яшь балалары булган күп кенә гаиләләрдә бу көннәрдә шул җәһәттән баш ваталар. Мөселманнар арасында, Яңа елны каршылау мөселман бәйрәме түгел, аңа битараф булырга тиешбез, дип исәпләүчеләр дә шактый.//Ватаным Татарстан// Шул уңайдан күренекле мөселман...
-
ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАРГА АВЫРМАС ӨЧЕН 6 КИҢӘШ
1. Иртәнге аш. Эшкә барасызмы, баланы мәктәп яисә балалар бакчасына илтәсезме - иртәнге ашны калдырмагыз. Көн саен иртән әйбәтләп ашаган кешенең иммунитеты нык була. 2. С витамины. Әлеге витаминга бай ризыклар белән тукланыгыз. Ул кызыл җиләк-җимештә, лимон, киви, кәбестәдә күп. 3. Чыныгу. Бу вирусларга каршы тору өчен файдага булачак. Ләкин...
-
Гадәти булмаган флешмоб: автомобильләрдән Яңа ел чыршысы ясаганнар (ВИДЕО)
Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә яшәүчеләр Яңа ел алдыннан гадәти булмаган флешмоб оештырганнар. Автомобильләрдән Яңа ел чыршысын ясаганнар. Әлеге чарада 127 машина йөртүче катнашырга тиеш булган. Нәтиҗәдә, флешмобка 50 автомобиль хуҗасы гына кушылган. Фара утлары белән балкыган, автомобильләрдән сурәтләнгән «чыршы» күпләрне шаккатырган. http://shahrikazan.com
-
Урмышлы мәктәбендә Экология елына нәтиҗә ясадылар
2017 нче ел Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгән иде. Мәктәптә, табигатькә карашны уңай якка үзгәртү өчен экология елын үткәрүне генә көтеп тормый безнең мәктәп укучылары. Ел дәвамында " Кошлар көне", "Урман көне", "Яшә, чишмә!" операцияләре, "Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре, экологик өмәләр, табигать фәннәре атналыклары үткәрәбез,табигать байлыкларыннан...
-
Татарстанда беренче балага айлык түләүнең күләме билгеле булды
2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Бу хактагы "Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы" Федераль канун 21 декабрь көнне кабул ителгән. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы - 10 мең сум. Әмма ул һәр субъект өчен төрле. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган...
-
Җиде ел эчендә Татарстанда 2 мең км тирәсе автомобиль юллары төзелгән
2010-2017 елларда Татарстан Республикасында 2 мең километрга якын автомобиль юллары һәм 33 күпер төзелгән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Моннан тыш, шул ук вакытта Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән. Юл инфраструктурасын үстерү буенча эшләр 58 меңнән артык кеше яшәгән Татарстанның...
-
Яңа ел безгә нинди күчтәнәчләр әзерли?
2018 ел безгә нинди күчтәнәч әзерләгән? Киләсе елдан гамәлгә керә торган кайбер үзгәрешләргә аерым тукталып китик. Пенсия өлкәсенә килгәндә, гадәттәгечә, киләсе елга да ул аз булса да артачак: иминият пенсиясе дә, социаль пенсия алучыларныкы да. 2018 елның төп яңалыгы эштән китәргә җыенган пенсионерларга кагылышлысыдыр. Хәзер алар, яңа закон нигезендә, эштән...
-
Укытучы дәрес вакытында бәбиләп, сабыйны сумкасына яшергән
Бу гадәттән тыш хәл Уфада булган. Педагог мәктәптә бәбиләгән. Хәле бик авыр булуга карамастан, дәрес алып баруны дәвам иткән. Ә баланы сумкасына салып яшергән, дип хәбәр итә «БСТ». Соңрак бик күп кан югалткан укытучыны хастаханәгә озаталар. Сумкадагы җан биргән баланы экспертиза көтә. Вакыйганың нечкәлекләрен Тикшерү комитеты ачыклый. http://matbugat.ru
-
Татарстанда бала коега төшеп чак өшеп үлмәгән, аны тапкан кешенең бил сөяге сынган
Чирмешәндә 10 яшьлек малай коега төшеп киткән һәм аздан гына өшеп үлмәгән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Бу хакта «Татар-информ» яза. Узган яшәмбе кичендә полиция бүлегенә авылда бер малайның югалуы турында хәбәр килгән. Баланы 135нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм 120...