Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Финанслар министрлыгы беренче тапкыр министрлар хезмәт хакын игълан итте

РФ Финанслар министрлыгы беренче тапкыр федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренең, шулай ук министрларның 2016 ел өчен хезмәт хакы турында мәгълүматларын игълан итте. Бу хактагы мәгълүмат ведомство сайтында дөнья күрде. Хезмәт хакы буенча беренче урынны финанслар министры Антон Силуанов били, ул аена 1,7 млн сум ала. Лидерлар өчлегендә Икътисади үсеш министрлыгы һәм...

РФ Финанслар министрлыгы беренче тапкыр федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренең, шулай ук министрларның 2016 ел өчен хезмәт хакы турында мәгълүматларын игълан итте. Бу хактагы мәгълүмат ведомство сайтында дөнья күрде.

Хезмәт хакы буенча беренче урынны финанслар министры Антон Силуанов били, ул аена 1,7 млн сум ала. Лидерлар өчлегендә Икътисади үсеш министрлыгы һәм Энергетика министрлыгы җитәкчеләре кергән.

2016 елда федераль министрлар арасында иң аз хезмәт хакы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Михаил Мень (аена 443 мең) һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Александр Ткачев (451 мең) алган.

Россия Президенты Владимир Путин 13 декабрьдә дәүләт хезмәткәрләре, дипломатлар һәм юстиция системасы хезмәктәрләренең хезмәт хакларын арттыру турында боерыкны имзалады, дип язган iz.ru порталы. Шулай итеп, документ нигезендә, 1 гыйнвардан уртача хезмәт хаклары 4 процентка артачак.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/27/155124/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев