Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бала коега төшеп чак өшеп үлмәгән, аны тапкан кешенең бил сөяге сынган

Чирмешәндә 10 яшьлек малай коега төшеп киткән һәм аздан гына өшеп үлмәгән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Бу хакта «Татар-информ» яза. Узган яшәмбе кичендә полиция бүлегенә авылда бер малайның югалуы турында хәбәр килгән. Баланы 135нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм 120...

Чирмешәндә 10 яшьлек малай коега төшеп киткән һәм аздан гына өшеп үлмәгән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Бу хакта «Татар-информ» яза.
Узган яшәмбе кичендә полиция бүлегенә авылда бер малайның югалуы турында хәбәр килгән.
Баланы 135нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм 120 волнтер эзләргә чыккан.
Алар малайны Чирмешән елгасы буеннан, урманнан һәм Сабантуй мәйданыннан эзләгән.
Бер сәгать эзләгәннән соң «Чирмешән районы гражданнарны яклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы Юбилей урамындагы өч метр тирәнлегендәге канализация коесына төшеп киткән. Ул малайны шунда тапкан да.
Малай башта ярдәм сорап кычкырган, аннары хәле бетеп кое төбенә яткан. Табиблар әйтүенчә, тагын бер сәгатьтән ул өшеп үлгән дә булыр иде.
Баланы коедан чыгарып табибларга тапшырганнар. Малайны да, аны коткарган чагында бил сөяген сындырган волонтерны да хастаханәгә озатканнар.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев