Иртәгә Татарстанда 2 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә - 28 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Күпчелек районнарда җиңелчә кар көтелә. Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык. Татарстан буенча һава температурасы төнлә һәм көндез -3..+2 градус булачак. Казанда төнлә минималь һава...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә - 28 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә.
Күпчелек районнарда җиңелчә кар көтелә. Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык.
Татарстан буенча һава температурасы төнлә һәм көндез -3..+2 градус булачак. Казанда төнлә минималь һава температурасы 0..-2, көндез 0..+2 градус булачак, дип җиткерә синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев