Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урмышлы мәктәбендә Экология елына нәтиҗә ясадылар

2017 нче ел Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгән иде. Мәктәптә, табигатькә карашны уңай якка үзгәртү өчен экология елын үткәрүне генә көтеп тормый безнең мәктәп укучылары. Ел дәвамында " Кошлар көне", "Урман көне", "Яшә, чишмә!" операцияләре, "Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре, экологик өмәләр, табигать фәннәре атналыклары үткәрәбез,табигать байлыкларыннан...

2017 нче ел Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгән иде.

Мәктәптә, табигатькә карашны уңай якка үзгәртү өчен экология елын үткәрүне генә көтеп тормый безнең мәктәп укучылары. Ел дәвамында " Кошлар көне", "Урман көне", "Яшә, чишмә!" операцияләре, "Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре, экологик өмәләр, табигать фәннәре атналыклары үткәрәбез,табигать байлыкларыннан күргәзмәләр, рәсем конкурслары, экскусияләр оештырабыз. Инде берничә ел рәттән "Марш парков" конкурсында катнашып, җиңүчеләр һәм призерлар булдык.

Урмышлы мәктәбендә оештырылган Экология елын йомгаклау тантанасына Татарстан Республикасының Табигатьне саклау һәм экология буенча дәүләт инспекторы урынбасары, Фәрит Динмухаметов килде. Ул укучылар чыгышын бик яратып тыңлады, безнең ел дәвамында башкарган эшләребезгә югары бәя бирде. Биология укытучысы Фәрзиева Миләүшә Рудик кызына Министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды. География укытучысы Газизова Римма Газизова, мәктәп директоры Резидә Сәхабетдинова, табигатьне саклау эшенә үзләреннән өлеш керткән бер төркем укучылар "Дала" дәүләт табигать заказнигы дипломнары белән бүләкләнде.

Экология елы тәмамланды дип кенә табигатьне саклауга юнәлтелгән эшләребез тукталмаячак. Алдагы елларда да игелекле эшләребез дәвам итәр.


Урмышлы мәктәбе биология укытучысы

Миләүшә Фәрзиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев