28 февраль 2018 яңалыклары
-
Гүзәлем һәм Салават кызык хәлгә калган!
Артист тормышы маҗараларга бай инде ул. Шушы көннәрдә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар да кызык хәлдә калган. Җырлы гаилә концерт буласы көнне бутаган һәм буш мәдәният йортына барып кергән! Бу хакта Гүзәлем үзенең Инстаграмында хәбәр итте. «Матурланып, бизәнеп-ясанып, костюмнарны алып килдек без Биектауга хәйрия концертына. Ләкин анда бер кеше дә юк...
-
ТАЗАРУ БӨТЕНЛӘЙ ҮК ЗЫЯНЛЫ ТҮГЕЛ
Таза гәүдәле хатын-кыз ябыклардан озаграк яши икән. Дания галимнәре фикеренчә, боты 60 см дан юанрак булган хатын-кыз йөрәк-кан тамырлары чирләреннән яхшырак сакланган. Белгечләр әйтүенчә, хатын-кыздагы йөрәк чиренә бот һәм арт сандагы мускул мае җитешмәү гаепле. Бу майда кан тамырлары өчен кирәкле табигый амилопектин матдәсе бар, ди алар. Әмма симезлекнең чамасы...
-
Лениногорск предприятиесе икеләтелгән күләмдә штраф - 1,4 миллион сум түләячәк
700 мең сум күләмендәге административ штрафны вакытында түләмәү һәм җирләрне рекультивацияләмәү - экологларның таләпләренә битарафлык күрсәтү Лениногорск предприятиесе өчен икеләтелгән күләмдәге штраф белән тәмамланды. Элегрәк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары әлеге оешма территориясендә санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклады. Төзелеш материаллары калдыклары 5400 кв. м. артык...
-
Лениногорскилылар "Мәрхәмәтле йөрәктән изге эшләргә" игелек акциясенә кушыла ала
Лениногорскиның ЗАГС бүлеге "Для добрых дел от любящих сердец" республика ГХАТ идарәсе һәм Анжела Вавилова исемендәге Фонд белән берлектә иганәчелек акциясе уздыра. Җыелган акча Казан шәһәрендәге балалар хосписында авыр авыруга дучар булып, дәвалануга мохтаҗ булган республикабыздагы балаларга ярдәмгә күчерелә. Иганә җыю ирекле. Бу Фондка Владимир һәм Марина Вавиловлар, кызлары Анжелага...
-
ТӘРӘЗӘГӘ ТАШ ЭЛӘКСӘ (машина йөртүче лениногорскилылар игътибарына)
Машина йөртүчеләрнең күбесе алгы тәрәзәгә таш бәрелеп, кителгән урын барлыкка килү белән очраша. Бу хәл, гадәттә, трассада була: алда барган автомобильнең тәгәрмәче астыннан чыгып очкан таш арттагы машинаның тәрәзәсен зарарлый. Таш эләгүгә туктап, пыяланың чатнаган урыннан ярылып китүен туктату чарасын күрергә ашыгыгыз. Моның өчен скотч яки башка ябыша торган тасма...
-
Шөгердә бадминтон үзәге булачак
В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә ике мәйданчыкта балалар өчен бадминтон буенча бушлай секцияләр эшлиячәк. Тирә-күрше авыл балалары да бадминтонны анда барып уйнаячак. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Мәктәп җитәкчелегенә мәйданчыклар әзерләү эшләре йөкләнде. Моңардан тыш, Шөгер поселогында олылар өчен дә бадминтон секциясе эшли...
-
Лениногорскилылар "Исемнәр бакчасында" дигән аулак өйдә булып кайтты (фотолар)
Күптән түгел шәһәрнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә "Исемнәр бакчасында" дип аталган аулак өй кичәсе узды. Кичәдә җирле язучылар, үзешчән җырчылар һәм китапханә укучылары катнашты. Алар исемнәренең мәгънәсе белән танышты, исемнәргә багышланган уеннарда катнашты. Очрашуда, шулай ук, хатын кыз исемнәре белән аталган җырлар яңгырады, шигырьләр укылды. Исемнәргә багышланган китап күргәзмәсе дә...
-
Казанда батырларча һәлак булган ОМОН хезмәткәренең хатыны һәм 3 баласы калган
Һәлак булган Росгвардия ОМОН хезмәткәре бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Росгвардия матбугат сәркатибе Игорь Силко хәбәр итте. Прапорщик Денис Иванченкога ике атнадан 39 яшь туласы булган. Денис 15 мартта Мәскәүдә туган. 2006 елның мартыннан Мәскәү өлкәсе Эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш төрле бүлекчәләрендә хезмәт иткән. 2013 елның февралендә Россия Эчке...
-
Казанда атыш барган фатирда өч бала булган
Казанда атыш барган фатирда өч бала булуы да билгеле . Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләренең тәҗрибәле эше нәтиҗәсендә йортта яшәүчеләр һәм шаһитлар арасында күпсанлы корбаннар булдыруга юл куелмаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. "Татар-информ" Казанда Авангард урамының бер йортында 34...
-
СИН МИНЕ КҮРӘСЕҢМЕ?
Бик кадерле нәрсәң турында: «Күз карасыдай сакла!» - дигән гыйбарә дә юкка гына килеп чыкмагандыр. Кайсыдыр органнарны - хәтта йөрәкне дә! - күчереп утыртырга мөмкин. Ләкин әлегә дөньяда күзләр күчереп утырту тәҗрибәсе юк. Димәк, күзләреңне сакла! Куркыныч уеннар һәм куркынычсыз хезмәт Күзләрне җәрәхәтләргә мөмкин булган уеннар уйнамагыз, дигән кисәтүләрне йөз...
-
Экс-министр Гадел Вафин яңа вазыйфага билгеләнде
Бүген Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинны КФУ ректоры киңәшчесе итеп яңа вазыйфага билгеләделәр. Бу хакта университет сайтында хәбәр ителә. Тулырак: Экс-министр здравоохранения Адель Вафин стал советником ректора КФУ Исегезгә төшерәбез, 14 февраль көнне Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин отставкага китте. Бу хакта указга Президент кул куйды. Гадел...
-
Юл һәлакәтендә 9 кешенең гомере өзелгән (ФОТО)
М5 трассасының Самара-Уфа-Чиләбе юлында микроавтобус юл һәлакәтенә эләккән. "Мерседес Спринтер" белән "Ман" фурасы бәрелешкән, дип хәбәр итә гибдд.рф/r/02 сайты. Фаҗигадә 9 кешенең гомере өзелгән. Урында экстрен хезмәтләр ярдәм күрсәтә. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана. Башкортстан юлында бу бүгенгә инде икенче юл фаҗигасе. Аңарчы ике кеше һәлак булган иде. http://matbugat.ru/
-
"Тәмәжник"кә көн бетә
Подъездда көйрәтүчеләр штраф түли, шуның исәбенә казна байый. Русиядә тәмәке тарту урыннарын киметү турындагы закон 2013 елда кабул ителгән иде. Аңа ярашлы, үткән елларда 12 мең кеше административ җаваплылыкка тарттырылган. Биш ел дәвамында алар барлыгы 124 мең сум штраф түләгән. Законга ярашлы, подъездда, балалар бакчалары, мәктәпләр янында, кеше күпләп җыелган...
-
Балаларны алыштыру 40 елдан соң ачыкланган
Пермь краеның Пожвинск бала тудыру йортында 1978 елның 7 мартында 4 сабый дөньяга килә. Римма Швецова белән Юлия Савельева кыз бала тудыралар. Баланы алып кайткач та Римманың күңеле урынында булмый, ул баланың чит кешеләргә охшаган булуын сизенә. Моның аркасында ире белән еш талаша башлыйлар, хәтта аерылышалар. Ә Юлия Савельева гаиләсендә...
-
Марат Кәбиров нәрсәдер югалуга таймер куярга кирәкми дип саный
"Гомереңә таймер куясың икән, "менә үләм, менә үләм" дип кенә яшәргә кала бит инде", - дип саный язучы Марат Кәбиров. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә "Инкыйраз-таймер"га карата фикерен белдергәндә әйтте. Искәртеп үтик, милли проектлар авторы Илдар Әюпов, Гаяз Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" әсәренә нигезләнеп, Интернетта инкыйразга кадәр күпме...