Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

СИН МИНЕ КҮРӘСЕҢМЕ?

Бик кадерле нәрсәң турында: «Күз карасыдай сакла!» - дигән гыйбарә дә юкка гына килеп чыкмагандыр. Кайсыдыр органнарны - хәтта йөрәкне дә! - күчереп утыртырга мөмкин. Ләкин әлегә дөньяда күзләр күчереп утырту тәҗрибәсе юк. Димәк, күзләреңне сакла! Куркыныч уеннар һәм куркынычсыз хезмәт Күзләрне җәрәхәтләргә мөмкин булган уеннар уйнамагыз, дигән кисәтүләрне йөз...

Бик кадерле нәрсәң турында: «Күз карасыдай сакла!» - дигән гыйбарә дә юкка гына килеп чыкмагандыр. Кайсыдыр органнарны - хәтта йөрәкне дә! - күчереп утыртырга мөмкин. Ләкин әлегә дөньяда күзләр күчереп утырту тәҗрибәсе юк. Димәк, күзләреңне сакла!
Куркыныч уеннар һәм куркынычсыз хезмәт
Күзләрне җәрәхәтләргә мөмкин булган уеннар уйнамагыз, дигән кисәтүләрне йөз тапкыр ишеткәнегез бардыр инде. Рогатка, кулдан ясалган яисә сатып алынган уенчык пистолетлар һәм җәяләр, төрек кылычлары һәм мушкетер шпагалары, карбид һәм дары белән тәҗрибәләр ясау - әнә шундыйларга керә. Тик малайлар һаман да алдагы буын яшүсмерләренең хаталарын кабатлый тора. Мин сездән үтенеп сорыйм: якында гына урнашкан электр лампочкаларын кабызганда читкәрәк борылыгыз! Челтәрдәге лампочканы селкеткәләп, өзелгән спирален кабат ялгарга тырышмагыз! Андый чакта һичьюгы күзлек киегез - кояштан саклый торганы да ярый. Төрле тыгызлыктагы кояш күзлекләре күзне нур энергиясе белән пешүдән: электр белән эретеп ябыштыргандагы ультрафиолет нурлардан, контакт чыбыкларның кыска ялганышыннан, тау һәм үзәнлекләрдәге кар ятмасы чагылышыннан (кар офтальмиясе), ультрафиолеттан да саклый. Электр белән эретеп ябыштыруга, гомумән, махсус саклагычсыз карарга ярамый. Химия, хезмәт кебек фәннәр буенча практик дәресләрдә, мәктәп остаханәләрендә һәм ремонт эшләре вакытында саклагыч яисә гади күзлекләр файдалану мәслихәт.
Күрә карау (ерактан начар күрү)
Күрү сәләте бозылуның аеруча киң таралганы - күрә карау, медицина телендә ул миопия дип атала. Планетаның һәр өченче кешесе бу кимчелектән интегә. Бүгенге көндә Россиядәге укучыларның 25-30%ында миопия бар. Беренчедән, әлеге сан узган елларга караганда зуррак, икенчедән, кечерәк һәм урта сыйныфлар хисабына ел саен 5%ка арта да бара әле ул. Ерактан яхшы күрү (дальнозоркость) белән чагыштырганда, күрә карау зуррак игътибар җәлеп итә. Аның сәбәбе бик гади - чөнки бу диагнозны үзеңә үзең дә җиңел куя аласың. Андый кеше, якыннан яхшы күрсә дә, предметларны ерактан аера алмый. Мондый күренеш болай аңлатыла: ерактагы предметлар күзнең челтәр катлавында түгел, аның алдында чагыла, шуңа күрә дә томанлы булып күренә. Яшүсмер иртәме-соңмы үзенең бу кимчелеген тоеп ала - баксаң, иптәшләре юл хәрәкәте билгеләрен дә, кешеләрнең йөзләрен дә шактый ерактан күрә икән. Класс тактасына язылганны күрү дә аның өчен кыенлык тудыра. Күрә карауны күп очракта мәктәптәге медицина тикшерүләре вакытында махсус таблица ярдәмендә ачыклыйлар.
Элекке елларда мәктәпне тәмамлаучыларның 10-15%ы гына күрә караучыга әверелә торган булса, хәзер 15-16 яшьлекләрнең яртысына диярлек «Миопия» диагнозы куела. Ә бит нәкъ менә шушы яшьтә аның кинәт үсешенә юл куймау мөһим. Күзең начарланганны үз вакытында сизеп алып, табиб-офтальмологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул, күрә карауның дәрәҗәсен билгеләп, тиешле күзлекне сайлап бирәчәк. Яшүсмерләрнең, бигрәк тә кызларның, күзлектән оялган очраклары күп. Хәзер аңа алмашка йомшак контактлы линзалар да кулланып була бит. Өстенлекләре дә җитәрлек - линза кигән килеш, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкин. Тик шулай да күзләрне контактсыз коррекцияләү яхшырак, линзаларга караганда, күзләр күзлекне җиңелрәк кабул итә.
Күрү сәләтен саклау кагыйдәләре
Авыруларга бирешмәс өчен, организмыңны чыныктыр. Спортның башыңа зыян китермәстәй барлык төрләре дә күзләреңә файдалы булачак. Ә баш бәрелү, киресенчә, күрә карауны арттырачак кына.
Сүрән яктылыкта уку-язу белән шөгыльләнмә, шулай ук күзләреңне көчле яктылык чагылдырудан саклан. Лампочкаңның егәрлеге 60 ваттан да кимрәк булмасын.
Китабыңны яисә дәфтәреңне күзләреңнән 30-35 см ераклыкта тот. Китапны авыш тоткычка куеп укысаң, тагын да яхшырак. Язганда, яктылык сул ягыңнан төшсен. Ятып яисә транспортта барганда укыма.
Компьютерда эшләү кагыйдәләре
Компьютер каршында утырганда, башыгызны бераз гына алга таба иеп, туры утырыгыз.
Компьютерны почмакка урнаштырыгыз, чөнки, экранга караганда, аның арткы ягыннан нурланыш көчлерәк.
Монитор экранының өске кырые күзләр белән бер тигезлектә, ә ара 45тән 75 сантиметрга кадәр ераклыкта булсын. Мониторга кояш нурлары турыдан-туры төшмәсен.
Компьютерда көненә 2 сәгатьтән артык эшләргә ярамый, һәр 30 минут саен тәнәфес ясап алырга кирәк.
Күзе начар булган кешегә комьютерда эшләгәндә күзлек яисә линза кию мәҗбүри.
Күзләргә гимнастика
Башыңны бормыйча гына, карашыңны астагы сул почмакка юнәлт, аннары - уңдагы югары, уңдагы түбән, сулдагы югары почмакларга. Күнегүне 5 - 8 тапкыр кабатла.
Ачык күзләрең белән акрын гына, сулыш уңаена, горизонталь буенча да, вертикаль буенча да һавада сигезле «яса».
Ачык күзләрең белән, башыңны бормыйча гына, һавада үзеңнең исем-фамилияңне «яз».
Соңгы елларда электрон китаплар заманыбыз кешеләренең аерылгысыз атрибутына әверелде. Компакт җайланма ярдәмендә искиткеч зур китапханәгә ия булу мөмкинлеге барлыкка килде. Аның уңайлыклары яшьләр арасында гаджетның дәрәҗәсен күтәрде. Әмма мәгълүматны дисплейдан укыганда күзләргә зур басым ясала. Өстәвенә, озаклап уку күзнең мөгез катлавын киптерә, ә бу, үз чиратында, тагын кайбер авыруларны китереп чыгара.
Җайланма дисплее организмга йомшак электромагнит нурланыш кыры белән йогынты ясый. Күзләре начар күргән кешеләргә белгечләр гомумән бу җайланма белән файдаланмаска киңәш итә. Һичьюгы, етәнәфесләрне ешайтырга һәм күзләргә гимнастика ясап торырга кирәк. Электрон кәгазьнең махсус технологияләре (E-ink) белән эшләүче китаплар гына бу кимчелекләрдән азат, аларда эчтән яктыртылыш юк, һәм шул сәбәпле, күзләргә зур басым күзәтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев