ЯҢАЛЫКЛАР
Лениногорск предприятиесе икеләтелгән күләмдә штраф - 1,4 миллион сум түләячәк
700 мең сум күләмендәге административ штрафны вакытында түләмәү һәм җирләрне рекультивацияләмәү - экологларның таләпләренә битарафлык күрсәтү Лениногорск предприятиесе өчен икеләтелгән күләмдәге штраф белән тәмамланды.
Элегрәк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары әлеге оешма территориясендә санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклады. Төзелеш материаллары калдыклары 5400 кв. м. артык...
700 мең сум күләмендәге административ штрафны вакытында түләмәү һәм җирләрне рекультивацияләмәү - экологларның таләпләренә битарафлык күрсәтү Лениногорск предприятиесе өчен икеләтелгән күләмдәге штраф белән тәмамланды.
Элегрәк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары әлеге оешма территориясендә санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклады. Төзелеш материаллары калдыклары 5400 кв. м. артык мәйданда туфракка урнаштырылган иде. Моннан тыш, компаниянең агынты суларны да җирлек рельефына чыгаруы, соңыннан бу суның Исемсез һәм Бурсык елгаларына эләгүе теркәлде. Алынган пробаларга ясалган анализ күрсәткәнчә, агынты суда чик дәрәҗә мөмкин булган кушылмаларның күрсәткечләре нормадан артык. Ачыкланган бозу очракларының барысы буенча да Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары административ беркетмәләр төзеде.
Экологлар Лениногорск оешмасына ачыкланган бозуларны 30 көндә бетерү турында йогынты акты тапшырды. Хокук бозучы чүплекне рекультивацияләмәгән һәм штрафны түләмәгән, нәтиҗәдә РФ КоАП 8.7 ст. ("Җирләрне рекультивацияләү буенча бурычларны, җирләрне яхшырту һәм туфракларны саклау буенча зарури чараларны үтәмәү") һәм РФ КоАП 20.25 ст. буенча ("Административ җәзаны үтәүдән читләшү") җаваплылыкка тартылды. Әлеге оешма хәзер 1,4 миллион сум күләмендә административ штраф түләячәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев