ТАЗАРУ БӨТЕНЛӘЙ ҮК ЗЫЯНЛЫ ТҮГЕЛ
Таза гәүдәле хатын-кыз ябыклардан озаграк яши икән. Дания галимнәре фикеренчә, боты 60 см дан юанрак булган хатын-кыз йөрәк-кан тамырлары чирләреннән яхшырак сакланган. Белгечләр әйтүенчә, хатын-кыздагы йөрәк чиренә бот һәм арт сандагы мускул мае җитешмәү гаепле. Бу майда кан тамырлары өчен кирәкле табигый амилопектин матдәсе бар, ди алар. Әмма симезлекнең чамасы...
Таза гәүдәле хатын-кыз ябыклардан озаграк яши икән. Дания галимнәре фикеренчә, боты 60 см дан юанрак булган хатын-кыз йөрәк-кан тамырлары чирләреннән яхшырак сакланган.
Белгечләр әйтүенчә, хатын-кыздагы йөрәк чиренә бот һәм арт сандагы мускул мае җитешмәү гаепле. Бу майда кан тамырлары өчен кирәкле табигый амилопектин матдәсе бар, ди алар.
Әмма симезлекнең чамасы булырга тиеш. Табиблар раславынча, корсакка утырган май сәламәтлеккә бик зыянлы. Хатын-кызның биле - 90, ирләрнеке 100 см норма санала. Ә менә муены юан кеше йөрәген куркыныч астына куя. Муен юанлыгы холестерин югары булуны күрсәтә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев