28 март 2022 яңалыклары
-
Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү мәсьәләсе каралмый
Хәзерге вакытта хөкүмәт вәкилләре эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү мәсьәләсе турында фикер алышмый.
-
Россиядә кара һәм ак икмәкнең бәясен арттыруга мораторий кертелә
Россиядә икмәк җитештерүчеләр ак һәм кара икмәккә бәяләрне арттыруга мораторий кертәчәк. Бу яңалык зур компанияләргә кагыла. Вице-премьер Виктория Абрамченконың матбугат хезмәте төбәкләр һәм бизнес вәкилләре белән киңәшмәдән соң шул турыда хәбәр итте.
-
Казанда электропоезд 17 яшьлек укучыны бәрдергән
Казанда «Ометьево — Вахитов» тимер юлының 21 чакырымда электропоезд 6 нчы кадет мәктәбенең 17 яшьлек укучысын бәрдерә. Бу хакта портал чыганагы хәбәр итте.
-
“Спутник V” вакцинасының ВИЧ-инфекцияле кешеләрне дәвалау нәтиҗәсе расланган
Спутник V” СПИДтан интегүчеләрне коронавирустан дәвалауга ярдәме расланган тәүге шундый вакцинага әйләнгән. Бу хакта Гамалея исемендәге үзәкнең һәм СПИДка каршы көрәшү буенча Мәскәү шәһәр үзәгенең уртак хәбәрендә әйтелгән.
-
Мөэмин-Каратайда “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр (+фотолар)
Халыкара театр көне уңаеннан, районның Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында балалар белән "Шалкан" әкияте сәхнәләштерелде.
-
Петуния бик начар үсә, сәбәбе нидә?
Сорауга бакчачы Эльмира Исхакова җавап бирә:
-
Баланы вакытын белеп кенә мактарга кирәк
Һәр балага тәмле сүз, мактау кирәк. Әмма аны кылган һәр гамәле өчен үсендереп тору кирәкме? Психологлар киңәшенә күз салыйк әле.
-
Мошенникларга ышанып, 300 мең сум акчасын биргән
Түбән Кама районында яшәүче 82 яшьлек хатын-кызга билгесез кеше шалтыратып, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган. Соңыннан ул әбигә оныгының юл һәлакәтендә гаепле булуын әйткән. Әлеге конфликтны җайга салу өчен, шалтыраткан кеше әбидән 800 мең акча бирүен таләп иткән.
-
«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео
Яңа чыгарылыш даруханәдә булган хәл турында.
-
Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт ителде
Татарстанда эпидемиологик вазгыятьнең билгеле бер күрсәткечләренә ирешү аркасында, җәмәгать туклануы оешмаларының төнге эшенә бәйле чикләүләр бетерелде.
-
Татарстан онкологлары хатын-кызның күкрәгеннән ун килограммлы шеш алган
Яр Чаллының онкологик диспансерында хирурглар Түбән Камада яшәүче хатын-кызның күкрәгеннән ун килограммлы шеш алганнар.
-
Керкәле авылында кышны озаттылар (+фотолар)
Керкәле мәдәният йортында Кыш озату узды.
-
Дарулар җитештерә торган чит ил компанияләре Россиядән китми
Дарулар җитештерә торган чит ил компанияләре берсе дә Россиядән китү турында хәбәр итмәде. Санкцияләр даруларга кагылмый, дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
-
Лениногорск чыгарылыш укучыларының әти-әниләре БДИ тапшырды
Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручы укучыларның әти-әниләре имтихан тапшырып карады.
-
Якшәмбе көнне Лениногорскиның Рәхимов урамында янгын чыкты
66 нчы янгын сүндерү хезмәте бүлегенә шәһәрнең Рәхимов урамындагы 29 нчы йортта ут чыгуы турында хәбәр иртәнге ун тулганда килгән.