Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә кара һәм ак икмәкнең бәясен арттыруга мораторий кертелә

Россиядә икмәк җитештерүчеләр ак һәм кара икмәккә бәяләрне арттыруга мораторий кертәчәк. Бу яңалык зур компанияләргә кагыла. Вице-премьер Виктория Абрамченконың матбугат хезмәте төбәкләр һәм бизнес вәкилләре белән киңәшмәдән соң шул турыда хәбәр итте.

"Икмәккә бәяләрне тотрыклыландыру өчен хөкүмәт федераль бюджеттан 2,5 миллиард сум бүлеп бирде. Акча төбәкләргә җибәрелгән инде. Бу икмәккә бәяләрне арттыруга мораторий механизмын эшләтеп җибәрү мөмкинлеге бирәчәк", - дигән Виктория Абрамченко. 

Нәтиҗәдә, җитештерүчеләр бәяләрне 2022 елның март башы яки уртасы дәрәҗәсендә калдыра ала һәм агымдагы ел азагына кадәр бәяләрнең артуына юл куймаячак. 

Төбәкләр арасында иң күп акча Мәскәү (94 миллион сум) һәм Түбән Новгород (89 миллион сум) өлкәләре, шулай ук Краснодар краена (88 миллион сум) бирелгән. 

«Агымдагы вазгыятьтә кешеләргә ярдәм итү һәм кибет киштәләрендә минималь бәяле социаль әһәмияттәге товарлар булуны тәэмин итү мөһим. Социаль әһәмиятле ике төр икмәк өчен сәүдә челтәрләре өстәгән бәяне бетерү, шулай ук түләүләрне бер көнгә кадәр кичектерү тәкъдим ителә», — дип ассызыклады вице-премьер. 

https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-kara-ham-ak-ikmaknen-bayasen-arttyruga-moratorii-kertela-5852306

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цена на хлеб хлеб