Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт ителде

Татарстанда эпидемиологик вазгыятьнең билгеле бер күрсәткечләренә ирешү аркасында, җәмәгать туклануы оешмаларының төнге эшенә бәйле чикләүләр бетерелде.

«2022 елның сигезенче атнасыннан башлап, авыручылар саны атна саен уртача 30 процентка кимеп бара. Вирус таралу коэффициенты 0,7гә тигез. Республикада олы яшьтәге кешеләрнең 81,7 проценты, 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең 76,6 проценты вакцинация узды», — дип хәбәр иттеләр Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә.

Моннан тыш, соңгы 7 көн эчендә коронавируска ПЦР-тест 100 мең кешегә 310 тест (норматив күрсәткеч — 300) дәрәҗәсендә саклана.  

Татарстанда грипп белән авыру очраклары агымдагы елның алтынчы атнасыннан бирле теркәлә, кискен респиратор вирус инфекцияләре эпидемиологик чиктән 50 процентка түбән.

Татарстан буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, республикада битлек режимы саклана.  

https://tatar-inform.tatar/news/society/28-03-2022/tatarstanda-kafelarga-t-nl-eshl-rg-r-hs-t-itelde-5852283

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кафе кафе работает ночью