Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск чыгарылыш укучыларының әти-әниләре БДИ тапшырды

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручы укучыларның әти-әниләре имтихан тапшырып карады.

 Быел әти-әниләр математика  фәне буенча белемнәрен  тикшерделәр. БДИ тапшыру 7нче мәктәптә узды.

Әти-әниләр дә укучылар кебек барлык этапларны узды. Металлодетектор аша үттелләр. Аудиториядә БДИ бирү тәртибе белән таныштырдылар. Әти-әниләргә математикадан база өлешен тапшырырга кирәк. 11 класслар өчен бу кирәкле предмет, аттестат алуга йогынты ясый.

- Улым быел 11 нче сыйныфны  тәмамлый. Психологик  яктан ярдәм итү өчен имтиханны үзем тапшырып карарга булдым. Мондый акция кирәк. Без – әти-әниләр аларның нинди халәттә булачагын, борчылу-борчылмауларын белеп торачакбыз.  Биремнәрне эшләп мәктәп, югары белем чорында узган имтиханнар искә төште, - ди Лилия Галиева.

БДИ тапшырганда аудиторияләрдә контроль-үлчәү материалларын бастырырга мөмкинлек бирә торган технология кулланыла, аннары җавапларны сканер аша үткәреп, нәтиҗәләрне җибәрә. Менә шушы процесс белән ата-аналар танышты, сораулар бирделәр.

 Әти-әниләр биремнәргә җитди карап эшләделәр. Барлыгы 21 бирем иде, аларның һәрберсен чишеп карау өчен тырышты әти-әниләр.
Акциядә 48 әти-әни катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ әти-әниләр БДИ тапшырды