Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“ОСАГО ПОЛИСЫ БУЛМАСА, СУДКА БИРЕРГӘМЕ?” (Моны белү файдалы)

- Күптән түгел юл һәлакәтенә эләктем, бер машина, иярчен юлдан килеп чыгып, минекенә бәрелде. Гаеп анда булуы көн кебек ачык, әмма егетнең ОСАГО полисы эшкә яраксыз икән. Ул автомобилен күптән түгел алган, ә полис элекке хуҗа исеменә теркәлгән, аның да вакыты чыккан. Бу очракта машинага килгән зыянны суд аша гына...

- Күптән түгел юл һәлакәтенә эләктем, бер машина, иярчен юлдан килеп чыгып, минекенә бәрелде. Гаеп анда булуы көн кебек ачык, әмма егетнең ОСАГО полисы эшкә яраксыз икән. Ул автомобилен күптән түгел алган, ә полис элекке хуҗа исеменә теркәлгән, аның да вакыты чыккан. Бу очракта машинага килгән зыянны суд аша гына каплатып була, диләр. Миңа судлашырга туры киләчәкме?

Ирек ГАРИПОВ, Азнакай.


Автоюрист Марат СОЛТАНОВ:
- Машинаның хуҗасы алышынган очракта, бу хакта иминият компаниясенә хәбәр итәргә һәм полистагы мәгълүматларны үзгәртергә була. Яңа хуҗа исеменә полис булмыйча, транспорт чарасына яңа теркәү таныклыгы алу мөмкин түгел. Статистика буенча, илдә һәр бишенче машина ОСАГО полисы булмаган килеш йөри, әле ялган полислар күпме! Димәк, мондый проблема белән күпләр очрашырга мөмкин. Гражданлык кодексының 1064 енче маддәсендә әйтелгәнчә, гражданнарга килгән зыянны зарар салучы капларга тиеш. Димәк, юл һәлакәтенә сәбәпче кешедән суд аша моны таләп итә аласыз. Юл һәлакәтенә гаепле кешенең исем-фамилиясен, адресын, телефон номерын язып алырга кирәк. Аннары бәйсез экспертиза ясап, аңа судка кадәр языла торган дәгъва хаты (досудебная претензия) җибәрегез. Ул акча түләргә ризалашмаса, судка бирергә кирәк. Гаепле кешегә суд чыгымнарын капларга туры киләчәк.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев