Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның иң булган калфаклы кызлары (ФОТОЛАР)

11 нче гимназиянең актлар залына шәһәр һәм районның иң уңган, иң булган, иң чибәр кызлары җыелды. Алар шәһәребездә беренче тапкыр уздырылучы "Калфаклы татар кызы" муниципаль бәйгесендә көчләрен сынадылар. Конкурс ике этаптан торды. Беренчесендә кызлар "Татар кызының матурлыгы" дигән темага инша яздылар Нәтиҗәдә, финалга ун кыз чыкты. Араларында шәһәр һәм район...

11 нче гимназиянең актлар залына шәһәр һәм районның иң уңган, иң булган, иң чибәр кызлары җыелды. Алар шәһәребездә беренче тапкыр уздырылучы "Калфаклы татар кызы" муниципаль бәйгесендә көчләрен сынадылар.

Конкурс ике этаптан торды. Беренчесендә кызлар "Татар кызының матурлыгы" дигән темага инша яздылар Нәтиҗәдә, финалга ун кыз чыкты. Араларында шәһәр һәм район мәктәпләре, урта белем бирү йортлары студентлары бар иде.

Чараны алып барган Артур белән Булат кызларны бер-бер артлы каршы алып торды. Аларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова сәламләде, уңышлар теләде.

5 нче мәктәпнең 9 сыйныфында укучы Язгөл Хаева беренчеләрдән булып чыкты сәхнәгә. Ә беренче булып сәхнәгә аяк басу - ул зур җаваплылык сорый. Әмма Язгөл югалып калмады, үзен сәхнәдә бик кыю тотты. Сәнгатьле итеп озын текстларны яттан сөйләве, үзенең татар кызы булуы, гаиләсе белән горурлануы сокландырды. Бары тик "4" һәм "5" билгеләренә генә укучы кыз китаплар күп укый, сәнгать мәктәбенә дә йөрергә вакыт таба икән. Мамадышта туып, безнең якларны үз иткән кыз милләтен чын күңелдән сөюен, "Калфаклы татар кызының" нинди булырга кирәклеген исбатлап күрсәтте. Нәтиҗәдә, ул лаеклы рәвештә беренче урынга чыкты.

11нче гимназиядән Ильвина Рәхмәтуллинаның сәхнәдән төшкәне дә юк, диделәр. Ул шәһәребезнең бердәнбер татар гимназиясенең горурлыгы дияргә була. Сәхнә аның өчен моң һәм сәнгать йорты. Киләчәген дә талантлы кыз сәхнәдән башка үзен күз аллый алмый икән.

-Минем киләчәктә нәфис фильмда "Ак калфаклы татар кызы" ролен башкарасым килә, - диде ул. Ильвина да җиңүчеләр рәтендә булды, икенче урынны яулады.

Өченче урынга ике кыз лаек диеп табылды. Шөгер авылы кызы - Аделина Сөләйманова һәм 7нче мәктәп укучысы Гөлшат Галиева. Аделина бик тырыш, уңган кыз, шигырьләр дә яза. Зирәк, кызыксынучан, аның да күп укуы сизелде.

Җиңү яулаган Гөлшат та бик акыллы, күркәм, мөлаем кыз, өстәвенә матур итеп бии дә. Ә "Хуҗабикә" конкурсына дип пешергән күмәче таң калырлык иде. Аның белән килгән сыйныфташлары Юрий Потехин, Айдар Әхмәтшин, Гөлшат Хөснулинналар, чын җанатарлар булып, Гөлшатка көч биреп утырды.

Кызларның өс-киемнәрендә дә, татар кызларына гына хас булган тыйнаклык, пөхтәлек һәм зәвыклык әллә кайдан күзгә ташланды. Хәер, катнашучы кызларның кайсын гына алма, алар барысы да мактап туймаслык.

Алия Хәйруллина 6 нчы мәктәпнең 9 сыйныфында белем ала. Ул да моңга-җырга гашыйк кыз. "Синнән башка" җырын шундый оста итеп башкарды, җырчыларың читтә торсын. Ул "Иң назлы кыз" номинациясенә лаек булды.

Айгөл Камалова 10 нчы мәктәп данын яклады. Ул җырлау белән беррәттән, шигырьләр дә иҗат итә икән. Нинди генә конкурс булмасын, чыгышын үзенең шигъри юллары белән бизи. Юкка гына аңарга "Иң зирәк кыз" номинациясе бирелмәде шул.

"Иң акыллы кыз" булып Регина Мусина танылды. Ул 12 нче лицейда белем ала. Зур әзерлек белән килгән, китапханәдә уздырылган мастер-класска килеп конкурс өчен калфак теккән кызларның берсе.

Арада иң яшь катнашучы - Айсылу Шәйхиева. Ул Тимәш мәктәбенең 8 нче сыйныфында укый. Башкалардан аермалы буларак, бик матур итеп мөнәҗәт әйтте. "Хәзерге көн татар кызы" бәйгесендә оригиналь күлмәк киеп чыкканы да Айсылу булды. Ул әзерләп килгән кош теле ризыгы да жюрига бик ошады. Ул "Иң сылу кыз" номинациясенә лаек булды.

Рената Минхәерова- политехник колледж студенты. Татар телендә бик шома итеп сөйләмәсә дә, аның сәхнәгә чыгып шушы конкурста катнашуы үзе зур батырлык. Аның "Зәңгәр томан" җырын барысы да тын алмыйча, мөкиббән китеп тыңлады һәм, берсүзсез, "Иң оста җырлаучы кыз" номинациясе аңа бирелде.

Илзирә Алишева - нефть техникумының 1 курс студенты. Ул җырга-биюгә бик оста, "Илназай", "Сәрвиназ" төркеме җырчысы. Туй мәҗлесләрнең күрке булган бавырсакны тау кебек өеп пешергән иде. Илзирә "Уңган хуҗабикә" номинациясенә лаек булды. Башка кызлар әзерләп килгән милли ашлар телеңне йотарлык иде. Бигрәк тә гөбәдиягә өстенлек биргәннәр. Аны өч конкурсант тәкъдим итте, һәрберсе үзенең рецепты турында сөйләде.

Элек-электән милләтебезнең уңган кызлары кул эшләре белән шөгыльләнгән. Оста чигүчеләр көмеш җепләр, сәйлән, энҗе белән калфак, түбәтәй һәм башка әйберләр чиккәннәр. Катнашучы кызларның да кулларыннан гөлләр түгелә. Күпчелек кызларның башларында үз куллары белән чиккән калфаклар иде, бу аларның уңганлыгын тагын бер кат дәлилләде.

Әлеге тамаша аша татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, киләчәк буынны иманлы итеп тәрбияләү мисалын күрдек.

-Уңган да соң, чибәр дә соң, безнең татар кызлары! Баскан җирдән ут чыгара торган кызларыбыз булганда, безнең киләчәгебез бар дигән сүз. Аларны шушы конкурска әзерләгән тырыш укытучыларына карата да зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе, жюри рәисе Тәслимә Рафикова.

Зилә Мөдәррисова

Фото: Евгений Благодаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев