Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәштә янгында өйләрен, барлык әйберләрен югалткан Вәлиевлар гаиләсенә ярдәм кирәк

Янгын 27 мартта Тимәшнең Молодежная урамында яшәүче Вәлиевлар йортында чыга. Әлеге өйдә өч кеше яшәгән: ирле-хатынлы Әлфия апа һәм Хәниф абый - пенсионерлар, аларның 1974 елгы 2нче группа инвалид малайлары. Күз ачып йомганчы вакыт эчендә алар йортсыз - җирсез калганнар. - Без бүген бик авыр хәлдә, - ди Әлфия апа....

Янгын 27 мартта Тимәшнең Молодежная урамында яшәүче Вәлиевлар йортында чыга.

Әлеге өйдә өч кеше яшәгән: ирле-хатынлы Әлфия апа һәм Хәниф абый - пенсионерлар, аларның 1974 елгы 2нче группа инвалид малайлары. Күз ачып йомганчы вакыт эчендә алар йортсыз - җирсез калганнар.

- Без бүген бик авыр хәлдә, - ди Әлфия апа. - Өебез тулысынча янып бетте, бераз ремонтлап кабат яшәрлек ясап булмый. Янгын чыкканда без йоклый идек инде. Ут эченнән ничек киенгәнбез, шул килеш йөгереп чыктык. Бернинди кием дә алырга өлгермәдек, барлык документларыбыз да янып бетте.

Аларны күршеләре - Ганиевлар гаиләсе сыендырган. Тик аларның мәрхәмәтлелегеннән дә озак файдалана алмыйбыз, чөнки күршеләребез үзләре дә уллары гаиләсендә яши, диләр.
Ярдәм сорап, район башлыгы Рәгать Хөсәеновка мөрәҗәгать иткәннәр.
Бу гаиләгә бүген ярдәм бик кирәк, мөмкинлеге булган барлык кеше дә ярдәм кулы суза ала, дип уйлыйбыз. Аларга акчалата да, әйберләтә дә ярдәм итәргә була.
Реквизитлары:
ПАО «Сбербанк России»
Кор.счет 30101810600000000603
БИК 049205603
Счет № 42306810062183101171
ФИО получателя: Валиева Альфия Хаматгатовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев