30 август 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилыларны Фирдүс Тямаев "кыздырды"
Бүген "Юбилейный" паркында Республика, Шәһәр һәм нефтьчеләр көнен билгеләп үттек. Бәйрәмгә татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаев чакырылган иде. Аңардагы энергия, позитивлык, киң күңеллелек икән. Фирдүс халыкны да үзе кебек биетеп кенә торды, һәрвакыт "Мин сезне яратам, лениногорскилылар", "Сез супер" дигән сүзләр әйтеп, халыкка якын торуын да күрсәтте. Ике сәгатьлек чыгышы...
-
Диңгез кәбестәсе белән салат
Кирәк булалар: - яңа диңгез кәбестәсе - 300 грамм; - краб таякчыклары - 200 граммлы 1 кап; - тавык йомыркасы - 3 данә; - зәйтүн майонезы - 2 аш калагы. Диңгез кәбестәсе банкасыннан суны агызабыз һәм кәбестәне салат савытына салабыз. Шакмаклап туралган йомыркалар өстибез. Краб таякчыкларын (яки краб итен) тышчасыннан...
-
Җәй тагын бер атна дәвам итәчәк дип фаразлыйлар
Җәйге һава торышы Татарстанда тагын бер атна сакланачак, дип сөйләгән Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев. Бу хакта Казан федераль университетының матбугат хезмәте хәбәр итә. Профессор сүзләренчә, һаваның кыска вакытлы салкынаюына карамастан, җәйгә хас уртача тәүлек температурасы 15...
-
Лениногорскиның үзәк мәйданында да бәйрәм бара (ФОТОЛАР)
Республика көне уңаеннан, шәһәрнең барлык почмагындә бәйрәм гөрли. Үзәк мәйданда балалар өчен төрле чаралар оештырылды. Алар "Логос" үзәге волонтерлары белән асфальтка рәсем ясады, уйнады, волонтерлар үтеп баручыларга буклетлар һәм символик тасмалар таратты. Зилә Мөдәррисова фотолары
-
Марат Әхмәтов: Татарстан белән бөтен Россия дәүләте куанырга, кадерен белергә тиеш
"Яңа сулыш белән үзгәрешләр дәвам итә", - ди министр. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы аша татарстанлыларны Республика көне белән тәбрикли. "Безнең чор кешеләренә республиканың яңа тарихы белән барырга туры килде. 90 нчы еллар башында, милли хәрәкәт көчәйгән вакытта, республикабыз үзенә мөстәкыйльлек даулаганда,...
-
Лениногорск стадионында футбол уены кызу барды:кем җиңүче? (ФОТОЛАР)
Бүген шәһәрнең "Юность" стадионында хатын-кызлар арасында футбол уены булды. Лениногорск командасы Казан командасы белән уйнады. Кызлар бик шәп уйный икән, егылсалар да торып китәләр, баш белән дә тибәләр. Безнең лениногорскилылар соңгы минутларга кадәр бирешмәде, тик казанлылар көчлерәк булды. Уен 1:0 исәбе белән каршы як файдасына төгәлләнде. Розалия Мостафина фотолары
-
Лениногорск укучылары өчен олимпиада катнаша алу мөмкинлеге бар
Район һәм шәһәр мәктәбе укучылары республика Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән олимпиада да катнаша ала. Ул "Кулланучы хокукларын яклау" темасына багышланган, анда VIII -XI сыйныфлар көч сынашачак. 1 -7 сентябрь аралыгында www.tatzpp.ru сылтамасы буенча кереп теркәлергә кирәк булачак. Олимпиаданы үткәрү вакыты һәм этаплары турында да шуннан белә аласыз.
-
"Яшьлек" паркында велорайдерлар чыгышы: велосипед белән һавада очалар (ФОТОЛАР)
Шәһәрнең "Яшьлек" паркында хәзерге вакытта велорайдерлар чыгышы бара. Чара бик кызыклы, мавыктыргыч. КАзаннан килгән велосипедчылар әллә нинди трюклар ясыйлар. Карарга килүче халык та шактый. Розалия Мостафина фотолары
-
Татарстанның халык артисты булган Илсаф яңа җырга клип эшли
Эстрада җырчысы Илсаф (Илсур Сафин) Татарстанның халык артисты мактаулы исеменә лаек булды. "ИлСаф" иҗат төркеме директоры Казан Кремлендә республика һәм Россиянең дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашучылар арасында булды. Мактаулы исемнәрне һәм бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. "Хисләр ташып тора. Зур бүләк, зур бәйрәм минем өчен. Республика җитәкчелегенә, тамашачыларыма мине...
-
Борис Кузнецов: Мин Татарстанда яшәвем белән бәхетле
Самый молодой Герой Советского Союза - ветеран войны Борис Кузнецов в День республики пожелал всем татарстанцам счастья. «Это великий день для нашего Татарстана. И сегодня мы, отмечая эту великую дату, говорим о том, что наш Татарстан - на высоте, и он много делает для того, чтобы наш народ жил прекрасно....
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады
атарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм! Уртак тырышлык белән без нәтиҗәле базар икътисадын төзүгә, социаль өлкәдә лаеклы стандартлар һәм кешеләрнең сәясәт өлкәсендәге ирекләрен тәэмин итүгә ирештек, аларның...
-
Шәһәрнең "Яшьлек" паркына велорайдерлар чыгышы карарга килегез
Бүген, 30 августта шәһәрнең "Яшьлек" паркында (Боз сарае янындагы парк) велорайдерлар чыгышы булачак. Монда велосипедта экстремал трюклар күрсәтеләчәк. Башлана 12.00 сәгатьтә.
-
Республика көне белән, лениногорскилылар!
Бүген - 30 август Татарстан Республикасы көне. Исәнлек, тыныч тормыш, бәхетле, шатлыклы көннәр сезгә! "Бүгенге көндә Татарстанда кешеләргә яшәү һәм эшләү өчен тиешле шартлар тудырыла. Болар барысы да - татарстанлыларның горурлыгы, инвесторларны һәм туристларны җәлеп итүнең нигезе. Безне республикабызга, шәһәрме ул, авылмы - туып-үскән җиребезгә чиксез мәхәббәт, Ватаныбыз - бөек...