Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәй тагын бер атна дәвам итәчәк дип фаразлыйлар

Җәйге һава торышы Татарстанда тагын бер атна сакланачак, дип сөйләгән Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев. Бу хакта Казан федераль университетының матбугат хезмәте хәбәр итә. Профессор сүзләренчә, һаваның кыска вакытлы салкынаюына карамастан, җәйгә хас уртача тәүлек температурасы 15...

Җәйге һава торышы Татарстанда тагын бер атна сакланачак, дип сөйләгән Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев. Бу хакта Казан федераль университетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Профессор сүзләренчә, һаваның кыска вакытлы салкынаюына карамастан, җәйгә хас уртача тәүлек температурасы 15 градустан югары саклана. «Җәй әлегә дәвам итә. Уртача тәүлеклек температура 15 градустан түбәнәйгәч, көз башланачак», - диде Юрий Переведенцев.

Казан федераль университеты белгече фикеренчә, 3-4 сентябрьдә республикага яңгырлы циклоннар киләчәк, 5 сентябрьдә салкын арктик һава килеп кушылачак һәм температура кинәт түбәнәячәк - төнлә 9 градус, ә көндез 14 градус җылылык көтеләчәк.

"Әбиләр чуагы", яңгырлы көннәр узгач, сентябрьнең икенче яртысында булачак, дип хәбәр итте Юрий Переведенцев.

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев