Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларны Фирдүс Тямаев "кыздырды"

Бүген "Юбилейный" паркында Республика, Шәһәр һәм нефтьчеләр көнен билгеләп үттек. Бәйрәмгә татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаев чакырылган иде. Аңардагы энергия, позитивлык, киң күңеллелек икән. Фирдүс халыкны да үзе кебек биетеп кенә торды, һәрвакыт "Мин сезне яратам, лениногорскилылар", "Сез супер" дигән сүзләр әйтеп, халыкка якын торуын да күрсәтте. Ике сәгатьлек чыгышы...

Бүген "Юбилейный" паркында Республика, Шәһәр һәм нефтьчеләр көнен билгеләп үттек.

Бәйрәмгә татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаев чакырылган иде. Аңардагы энергия, позитивлык, киң күңеллелек икән.

Фирдүс халыкны да үзе кебек биетеп кенә торды, һәрвакыт "Мин сезне яратам, лениногорскилылар", "Сез супер" дигән сүзләр әйтеп, халыкка якын торуын да күрсәтте. Ике сәгатьлек чыгышы сизелмәде дә.

Лениногорскилылар җырчының чыгышын ошатты, бик күбәү булып карадылар. Өлкәннәр дә шактый, яшьләр дә бар иде. Яшь әниләр дә балаларын кулларында күтәргән килеш булса да, концертны карады.

Фирдүс лениногорскилыларны декабрь аенда булачак концертына чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев