Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөтенроссия каз өмәсе фестивалендә призлы урын алган Лилия Афандиевадан тутырган каз муены рецепты (+ видео)

Эшләү тәртибе видеода күрсәтелгән

Якташыбыз Лилия Афандиева Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленнән призлы урын белән кайтуы турында хәбәр иткән идек. 

Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырыла торган өченче Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең конкурсында катнашты. Быел катнашучыларга 7 номинация буенча үзләрен сынап карау мөмкинлеге бирелгән.

Лениногорск “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Тәслимә Рафикова әйтүенчә, шушы бәйгенең ике номинациясендә “Ак калфак”лы хатын-кызлар катнашырга теләк белдергән. “Каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр” номинациясендә  “Авылларда гөрли каз өмәсе” дигән үзенең шигыре белән Фәридә Әхмәтшина һәм “Каздан пешерелгән татар халык ашлары” номинациясендә Лилия Афандиева катнаштылар.

Лилиябезгә бәхет елмайды: ул үз номинациясендә өченче призлы урынга лаек булды. Катнашучы кызларыбызга зур рәхмәт. Безнекеләр уңган-булган, барын да булдыра”, - ди шатлыгы белән уртаклашып Тәслимә Рафикова.

 Лилия ханымның сирәк кенә пешерелә торган ризыгы – тутырган каз муены жюриның игътибарын җәлеп иткән. Ул башта әлеге ризыкны әзерләү барышын видеога төшереп, аны монтажлап жюри хөкеменә җибәргән. Аннан бераз вакыттан соң “Сез финалга үттегез”, дип, Мөслимгә ике көнлек чарага чакыру килгән.

Лилия Афандиева балачагыннан ук йорт кошы – казлар белән таныш. “Безнең өебез инеш кырыенда булгач, һәрвакыт казлар тоттык. Каз өмәләрен дә күреп үстем, үзем дә катнаштым. Казларыбыз күп булган елны әлеге ризыкны әни дә пешерә иде”, - дип сөйли.

Гомумән алганда, Лилия ханым – аш-суга бик оста. “Кәефем булса да, булмаса да пешерәм мин. Кәеф яхшы чак булса, җырлый-җырлый әзерлим. Әни дә пешерергә ярата иде. Гаиләдә һәр хатын-кыз якыннарын шулай итеп сыйлый торгандыр инде, дип уйлыйм. Кечкенә вакытымда әти “кызым, тәмле әйбер пешереп куй әле” дип үсендереп җибәрә иде”, - ди Лилия Малих кызы.

Розалия Мостафина

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында, 8 декабрь санында укый аласыз. Ә хәзер каз муены тутыру видеосын карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев