Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Диетолог организмны картайта торган ризыкларны атады

Туклану һәм биотехнологияне тикшерү федераль үзәгенең «Сәламәт һәм спорт туклануы» үзәге табиб-диетологы Тамара Прунцева картаймас өчен рационга кертергә кирәкле прдуктларны атады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

Диетолог нык үзгәртелгән һәм составында кимендә 5 кушылма — буягычлар, ароматизаторлар, консервантлар, куерткычлар һ. б булган продуктларның зыянлы булуын әйтте. Бу категориягә сосиска, колбаса, кибет кәтлите һәм башка ярымфабрикатлар, камыр ризыклары, сөтле десертлар, газлы эчемлекләр керә.

Галимнәр баланссыз тукланганда хромосоманың бер өлеше — картаю өчен җаваплы теломерлар кими, дип саный. Икенче теория буенча, тиренең һәм организмның картаюы күзәнәкләрдә ирекле радикаллар саны арту сәбәпле килеп чыга. Алар кулланыла торган продуктларны җылылык белән эшкәрткәндә дә барлыкка килә.

Диетолог рационга бодайның каты сортларыннан ясалган токмач, икмәк, ярмалар кертергә һәм тәүлегенә 400 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә кулланырга киңәш итте.

Аксым күләмен һәм сыйфатын күзәтү дә мөһим. Бургердагы кәтлит, казылык яки сосиска составында аксымнан кала май һәм тәм көчәйткечләр бар, шуңа күрә бу продуктлар җитмәгән аксымны тулыландырмый. балык, кош-корт ите, майсыз ит, эремчек яки йомырка аксымга бай, диелә хәбәрдә.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/28-06-2020/dietolog-organizmny-kartayta-torgan-rizyklarny-atady-5752729

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев