Лениногорскида «Балерина» фонтаны скульптураларын ремонтлаучыларга рәхмәт сүзләре җиткерәләр
Фонтандагы “Балериналар” янәдән лениногорскилыларны сөендереп тора.
Лениногорскида озак еллар шәһәр фонтанын ямьләп торган балерина скульптуралары янәдән үз урыннарына кайтты, дип сайтта хәбәр иткән идек.
Балерина скульптуралары реабилитация узган, аларны үз хәленә кайтаруда эшмәкәрләр, депутатлар корпусы һәм сәнгать әһелләре белән берлектә эш алып барылган.
Аерым рәхмәт сүзләре: Марсель Вәлиев, Мансур Гариповка, Дмитрий Ильинга, Агуник Тамамян, Леонид Самай, Ринат Закировка ди район башлыгы Марат Гирфанов.
Әйдәгез кеше хезмәтен аяк астына салып таптамыйк, скульптураларга зыян китермик.
фото: ЛМР сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев