Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Бердәм тавыш бирү көне: автобусларда бушлай йөрү, Казан һәм Мәскәү артистлары, музейга бушка керү

14 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көне. Бу көнне Татарстан Рәисен һәм депутатларны сайлаячакбыз.

Сайлау көне – бәйрәм кебек узачак.

14 сентябрьдә сайлауга баргач,  тавыш биргәннән соң беләзек биреләчәк. Шушы беләзек белән лениногорскилылар ул көнне барлык автобусларда бушлай йөри алачак. бу хакта Марат Гирфанов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Моннан тыш, беләзек белән Туган якны өйрәнү музеена кереп була, бушка.

Шәһәр кафе-рестораннары ташлама ясаячак.

Беләзек «Юность» спорткомплексының тренажер залына 1 сәгатькә керү мөмкинлеге бирә (8.00дән 19.00 гә кадәр).

«Теннис Холл»да 1 сәгать уйнап булачак (8.00дән 20.00гә кадәр)

Шулай ук беләзек белән үзәк мәйданга килеп, концерт программасын карарга була. Казан һәм Мәскәү артистлары чыгышы була дип хәбәр иткән идек инде. 

 Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез.

Үзәк мәйданда 15.00  сәгатьтә Мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышы белән башлана.

16.00  сәгатьтә  – шәһәр артистлары: Л. Михайлова, И.Галләмова, А. Мортазина җырлаячак.

18.00 - Яр Чаллыдан “Мятные пряники”  кавер-төркеме

19.00 –  Мәскәүдән “Интонация” төркеме

20.00 – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев 


фото: редакция архивыннан

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев