Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида хатын-кызны елан чаккан

Сак булыгыз

Лениногорскида хатын-кызның аягын кара елан чаккан.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе хәбәр иткәнчә, зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән, тиешле сывороткалар кертелгән. 

Лениногорск районы элек-электән Татарстанда еланнар күп булган район булып санала. Белгечләр әйтүенчә, безнең районда, тулаем Татарстандагы кебек, агулы еланнардан кара еланнар яши. Бу хакта биоресурслар комитеты белгече Игорь Демин сөйләде.

“Еланнар салкын канлы җан ияләре. Җәй салкынча, яңгырлар ява, кояш чыгу белән алар шунда ук җылынырга чыгалар, алар өчен җылыну урыны -  ташлар, агач төпләре, сукмаклар. Елан белән очрашкан вакытта аңа тимәү, куркытмау яхшырак, ул үзе тыныч кына читкә китсен”, - дип аңлатты белгеч Игорь Демин.

Аның сүзләренә караганда, кара еланның озынлыгы 60-70 см арасында тирбәлә. Кара елан – гадюканың бөтен умыртка сөяге буйлап ромб рәвешендәге фигура күренә, бу башкалардан аерып торган бизәге.

 

Елан чакса нишләргә?

  • Зыян күргән очлыкка жгут салмагыз. Бу хәлне катлауландырырга гына мөмкин. 
  • Елан аякны тешләсә, ул аякны сәламәтенә бинт белән бәйләргә, тез астына берәр әйбер куеп, аякларны бераз бөкләргә кирәк. Әгәр кулны чакса, кулны терсәктән бөкләп, селкенми торган итеп бәйләргә киңәш ителә. 
  • Яраны дезинфекцияләргә онытмагыз. Моның өчен алкоголь кулланырга ярамый. Спирт агуны организмнан чыгарырга комачаулый. Агу киресенчә, күбрәк таралырга мөмкин.
  • Зыян күрүчегә күп итеп су эчерергә.
  • Мөмкин кадәр тиз арада медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күптән түгел сайтыбызда лениногорскилы Тәслимә Рафикованың җиләккә баргач кара елан очратуы турында язган идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев