Лениногорскилылар зәңгәр экраннар аша Людмила Аланлы турында тапшыру карый алалар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар зәңгәр экраннар аша Людмила Аланлы турында тапшыру карый алалар

Тапшыру бу атнада күрсәтелә.

Лениногорск районының Федотовка авылында туып-үскән талантлы шагыйрә, җырчы, композитор, музыкант, Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче Людмила Аланлы турында "Әдәби хәзинә" тапшыруында  7 октябрь көнне 17 сәгать 30 минутта ТНВ каналында күрсәтәчәкләр. 8 октябрьдә ТНВ-Планета каналыннан 10.00 сәгатьтә карый аласыз.

Август аенда Лениногорск шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы (ТНВ) иҗат төркеме килеп, шагыйрә Людмила Аланлы турында тапшыру төшерде, бу хакта сайтта хәбәр иткән идек.

 

 

 

 


Нет комментариев