Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль челтәрләрдә Лениногорск районында шөпшә-үрмәкүч очратулары турында хәбәр итәләр

Сары-кара төсләрдә

Әле күптән түгел генә сайтта Татарстанда шөпшә-үрмәкүчләр саны артуы турында хәбәр иткән идек.

Лениногорскиның социаль челтәрләрендә  районның Тимәш авылында сары-карасу төстә булган бөҗәк күренү турында хәбәр итәләр. Берничә кеше үз фикерләрен дә калдырган. Зәй-Каратай авылында да әлеге бөҗәкне очратуларын хәбәр итәләр. Шулай ук «Әлеге бөҗәкләр узган ел бар иде инде», – дип тә язганнар.

Интернет мәгълүматларда Мәскәү өлкәсендә дача тотучылар  агулы бөҗәкләрнең  бакчаларга тулуы турында хәбәр итәләр.

Буйлы-буйлы үрмәкүчләрне илнең көньяк районнарында гына түгел, Мәскәү, Владимир, Тула, Тверь, Калуга, Чиләбе өлкәләрендә, Татарстанда, Башкортстанда һәм илнең башка субъектларында да күзәтәләр.

Бу үрмәкүчсыманнар куркыныч сизгән очракта гына кешегә һөҗүм итә. Ул тешләгән очракта яраны эшкәртергә һәм антигистамин препаратлар кабул итәргә, ә кәеф начарланган очракта ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

фото: https://t.me/leninogorsk_city_rt/16868

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев