«Заман сулышы»на утыз биш!
Якташ шагыйребез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров «Заман сулышы» газетының 35 еллыгына шигъри күчтәнәч җибәрде. Шигырь газетта басылды. Менә монда да куярга булдык.
Искә төшерәбез, 1 июльдә газетыбызга 35 яшь булды. Газет турында УКЫРГА
"Заман сулышы"на утыз биш!
Һәр узган ел хәтер түрләрендә,
Сакланырга тиеш шул килеш.
Күңелләргә бәйрәм керде бүген
"Заман сулышы"на – утыз биш!
Талантларны табу җиңелмени,
Һәр язмада чорның язмышы.
Көнлек түгел, киләчәккә атлый
Туган якның шатлык-сагышы!
Һәр мөхәррир үткен каләм белән,
Киләчәккә салды сукмагын.
Шамил, Разим, Җәмит, Әсрарларның
Төпле киңәшләрен тоямын!
Без дөньядан артта калыр идек,
Заман җиле җанга тулмаса.
Чорны-чорга бәйли алмас идек
Фикердәшләр әгәр булмаса.
Һәр узган ел хәтер түрләрендә
Сакланырга тиеш шул килеш.
Бер горурлык бүген күңелләрдә:
"Заман сулышы"на – 35!
Таһир Шәмсуаров
Нет комментариев