Зәй-Каратай авылында якташыбыз Рөстәм ага Нәбиуллинның фотокүргәзмәсе оештырылачак
Рөстәм Нәбиуллин – ветеран-журналист, мәшһүр диктор.
ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар алып баручы Рөстәм Хөснулла улы Нәбиуллин – Татарстан телевидениесенең чишмә башында торган кешеләрнең берсе. Ул 1940 елда районыбызның Зәй-Каратай авылында туып-үсә. Үз һөнәрендә беренче адымнарын ул телевидениенең Лениногорск студиясендә ясаган. Аның 50 елдан артык гомере телевидение белән бәйле.
Күптән түгел Казанда, “Татмедиа” бинасында аның шәхси фотокүргәзмәсе ачылу турында язган идек.
Күргәзмәдә журналистның 40 ел дәвамында телевидениедә эшләгәндә төшерелгән фотосурәтләре тупланган. Фотокүргәзмәне «Татмедиа» һәм «Безнең мирас» журналы оештырган. Фотоларда республикабызның мәшһүр сәнгать әһелләре, галимнәре, әдипләре.
Шушы көннәрдә “Безнең мирас” редакциясендә Зәй-Каратай мәктәбе директоры Ләйсә Әхмәтова, укытучы Резедә Камалетдинова, КФУ укытучысы, галим, тумышы белән Зәй-Каратайдан булган Халисә Ширмән һәм мәшһүр якташыбыз Рөстәм Нәбиуллин булган.
Очрашуда Рөстәм аганың шәхси күргәзмәсен туган авылы мәктәбендә оештыру турында сөйләшкәннәр.
Тиздән Зәй-Каратай авылы мәктәбе бинасы төзелүгә 50 ел булуны билгеләп үтәчәкләр. Чара 5 мартта узачак.
Күргәзмәне дә шул датада ачарга дип килешкәннәр.
“Рөстәм абый Нәбиуллин белән очрашуыбызга шат булдык. Ул мәктәп юбилеена кайта алса, тагын да яхшырак булыр иде”, - ди укытучы Резеда Камилевна.
Хәзерге вакытта күргәзмә «ТАТМЕДИА» бинасында эшли.
Ленар Гобәйдуллин фотолары



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев