Балаларның, кызларның-улларның туган көннәренә котлаулар
Иң кадерле кешеләребезгә.
Котлы булсын туган көннәрегез
Көлеп торсын һәрчак күзләрегез.
Матур булсын тормыш юлларыгыз,
Сез бит безнең матур гөлләребез.
**********
Язмышлар шулай язылган:
Тауга карап тау булмыйсың.
Риза булсаң да кабат
Теләгәнче туа алмыйсың.
Шуңа, кызым, булганына
Шөкер итеп яшәү кирәк.
Кыен чакта, рәхәт чакта
Дус-туганнар булсын терәк.
Гомер юлын үткән чакта,
Күңел сөйгән эшең булсын.
Дус-туганнар арасында
Таянырдай кешең булсын.
Хаклы икән, ялган микән
Ишеткән бар күңелләрдән.
Һәр кешегә үз язмышы
Иңә диләр күкләрдән.
Иңгән чакта күрәчәкнең
Җилгә очсын ачысы.
Синең язмышыңа тисен
Иң әйбәте, яхшысы.
Күпсенмәсен Хак Тәгалә
Шатлыгын һәм бәхетен.
Кояш булып балкып торсын
Яшәгән йөрт-тәхетең.
Кызым, мәшәкәтьсез үтсен көнең,
Сызылып атсын таңнарың.
Кайгы-хәсрәт читтән үтсен,
Тыныч булсын җаннарың.
Сиңа, кызым, чын йөрәктән
Телибез шунын икесен:
Күктән иңгән бәхет, диеп,
Шөкер итеп яшә син.
Тормыш сынауларына
Нык тор, бирешмә син.
********
«Улым! Сине гаҗәп тормыш көтә, Алларыңда юлның озыны. Сандугачлар бары юлдаш булсын, очрамасын иде козгыны. Беркайчан да каушап кала күрмә, юлдаш булсын сиңа сизгерлек. Хыялларың чынга ашкан мәлдә калдырмасын сине өлгерлек. Балам, бүгенгедәй гел елмаеп яшә, күңелеңдә нурлар уйнасын. Тормышыңда бәхет юлдаш булсын, авырлыклар һич тә тойма син».
********
Улыбыз безнең — күз нурыбыз
Йөрәгебезнең назлы моңы.
Иман нуры йөзләреңдә,
Җылы караш күзләреңдә.
Аллаһ биргән син бүләк,
Тормышыбызның син терәге.
Гомер юлың озын булсын,
Кояш нуры сибеп торсын.
Мәрхәмәтле бул син, улым,
Якты булсын синен юлың.
Бәхет тәүфыйк бирсен Аллам,
Юлдаш булсын сиңа догабыз.
*********
Кызым!
Ходай, ахыры, сине шулай
Соклансыннар өчен яраткан.
Яраткан да читтән карап торып
Соклангандыр үзе азактан.
Күңелеңдә май җылысы, яз җылысы,
Күңелеңнән безгә нур ага.
Изге җаннар кебек саф күңелле
Ярый син бар әле дөньяда.
***********
Кызым (улым)!
Мин элек, син әле юк чакта, төнге күккә карап: “Нинди яктылар, нинди матурлар!” – дип, йолдызларга карап соклана идем. Хәзер аларга соклансам да, андый сүзләрне әйтмим. Чөнки беләм, галәмдәге иң матур, иң якты йолдыз – син ул!
Мин элек болын, бакчаларда йөргәндә чәчкәләрнең матурлыгына, нәфислегенә, сафлыгына исем китеп: “Нинди гүзәллек!” – дия идем. Хәзер гөл-чәчәкләр гүзәллегенә исем китсә дә, алай димим. Чөнки беләм, җир йөзендәге иң гүзәл чәчәк – син!
Мин элек күңел кылларыма кагылган моңлы һәм тәэсирле җыр ишеткәндә: “Моннан да матуррагы була алмыйдыр”, - дия идем. Хәзер җыр тыңлаганда, хисләрем кайнап, өнсез калсам да, дәшмим. Чөнки беләм, иң моңлы, иң хисле, иң якты җырым – син!
Кызым (улым)!
... яшь тулган көнең белән котлыйм. Бәхет-тәүфыйк, сәламәтлек телим.
**************
Гөлчәчәк кызым! Туган көнең
Килеп җитте быел да.
Сине котлап әйтим әле
Җыелганын уемда.
Биш кенә теләк бүген,
Әйтеп үтим әле мин.
Чөнки алар синең өчен
Бик кирәкле, бик мөһим.
Беренчесе билгеле инде
Сәламәтлек турында.
Саулык булса бар да була,
Калганнары ерунда.
Бәхет телим сиңа кызым,
Икенче теләгем шул.
Кояш кебек балкып тор син,
Көләч йөзле, матур бул.
Һәркем кушылыр дип уйлыйм
Чираттагы теләгемә.
Алырга сиңа диплом
Мөһер сугып белемеңә.
Дүртенче теләгем минем
Яңгырый болайрак.
Табарга сиңа шәһәрдә
Әйбәт эш, кулайрак.
Бишенче минем теләгем,
Булсын дөньяң түгәрәк.
Моның өчен бу тормышта,
Тәүфыйклы кияү кирәк.
Сайла син аны кызым,
Үзебезнең кавемнән.
Кирәк түгел безгә кяфер,
Булсын мөэмин-мөселман.
Тагын нәрсә әйтим инде,
Әйтсәң сүзләр күп болай.
Вәгъдә иткән биш теләкне,
Мин әйтеп үттем бугай.
(Әмир Маликов)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев