Яңа Иштирәк мәдәният йортында Шөгер театры спектакль күрсәтте
Яңа Иштирәк авылы клубында шимбә - 4 апрель киче күңелле булды.
Ул көнне аларга Шөгер халык театры килде. Артистлар Аманулланың "Борын-борын заманда" дип исемләнгән ике пәрдәле комедиясен тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез: күптән түгел Шөгер театры тамашачыга – Шөгер авылында яңа спектакль тәкъдим итте. Үзешчән артистлар сәхнәдә чын борынгы дәвер кешеләренә әверелеп, тамашачыларын борынгы заманнарга алып киттеләр. Үзләренең чын осталыкларын күрсәттеләр. Бу хакта сайтта хәбәр иткән идек.
Яңа Иштирәктә театр сөюче тамашачылар күп җыелган иде. Алар спектакльне бик яратып караганнар һәм көчле итеп алкышлаганнар.
«Кичә өчен зур рәхмәт! Күңелле ял әзерләгән өчен Шөгер халык театрына, житәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез. Әфәрин, аларның талантына сокланып туймаслык. Чын сәнгать осталары! Образларга, һәр рольга жан биреп уйнадылар. Искиткеч булды! Шөгер ижат коллективына ижади уңышлар теләп, яңадан көтеп калабыз», – ди Яңа Иштирәк мәдәният йортыннан Фәридә Зәкиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев