Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Шөгер артистлары борынгы заманнарга алып кайтты

Шөгер авылы мәдәният йортының халык театры яңа гына табадан төшкән, Аманулланың «Борын-борын заманда» пьесасы буенча эшләнгән ике пәрдәлек комедиясен тәкъдим итте.

Үзешчән артистлар сәхнәдә чын борынгы дәвер кешеләренә әверелеп, тамашачыларын  борынгы заманнарга алып киттеләр. Үзләренең чын осталыкларын күрсәттеләр.

Рольләрне Закуан Мортазин, Гөлфия Шәйдуллина, Валентина Даутова, Ильшат Бадертдинов, Халидә Саттарова, Адел Саматов, Виталий Иванов, Рәсима Хәкимова, Айгөл Гәрәева, Руслан Сөнгатуллин башкарды..

Спектакльне сәхнәгә куючы –  халык театрының режиссеры Зилия Гәрәева.

Музыка өлешен әзерләүче һәм алып баручы Шөгер мәдәният йортының сәнгать буенча җитәкчесе  Гүзәл Закирова.

Спектакль бөтен Шөгерне кузгатты, тамашачылар аны бик яратып карадылар һәм көчле алкышларга күмделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин театр артистларына һәр елдагыча истәлекле бүләкләр тапшырды һәм курчак театры артистларын да бүләкләде.

 

фотолар: Шөгер мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев