Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Куакбаш авылы апалары маскировка челтәре үрү эшенә тиз өйрәнде

Хәрби операциягә ярдәм итү дәвам итә.

Куакбаш авылы Лениногорскидагы «С любовью и молитвами» волонтер төркеменең филиалы булды дип хәбәр иткән идек, сайтта язган идек. 

Авылда яшәүче апалар маскировка челтәре үрү эшенә тиз өйрәнде. Әле октябрь ахырында гына эшли башласалар да, бишенче маскировка челтәрләре әзер инде.

«Хәрби махсус  операциядә катнашкан егетләр өчен маскировка челтәрләре үрүдә булышкан барлык авылдашларга, Чүте авылы кешеләренә  зур рәхмәт! Аяклары, куллары сызлаусыз булсын аларның. Аллаһы һәрбер эшләрендә ярдәм бирсен.
Үзебезнең авылдаш егетләребез да шунда  бит. Ни йөрәкләрең белән тик ятарга кирәк? Андагы һәр солдат – кемнеңдер газиз баласы. Сугышлар бетеп, балалар әти-әниләре, туганнары янына исән-сау кайтсыннар», – дип хәбәр итә Куакбаш авыл җирлеге.

Шулай ук авыл җирлеге хәбәр иткәнчә, сетка үрергә теләк белдерүчеләр  мәдәният йортына килә ала. 

Бәлки авылда туып-үсеп, бүген чит төбәкләрдә торган авылдашлар бардыр, алар исә физик көч белән түгел, ә матди ярдәм дә күрсәтә ала. 

Шушы көннәрдә Куакбаш авылы маскировка челтәрен  һәм гуманитар ярдәмне ялга кайткан авылдаш егеткә биреп җибәргәннәр. 

 

фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев