Куакбаш авылында Лениногорскиның “С любовью и молитвами” волонтер төркеме маскировка челтәре үрүдә мастер-класс оештырды
Хәзер Куакбаш авылында да үрәчәкләр
Районыбызның Куакбаш авылында махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәре үрә башлаячаклар.
Лениногорскиның “С любовью и молитвами” волонтер төркемнең филиалы булачак биредә. Авылга мәдәният йортына шәһәрдән волонтер төркемнән ханымнар килеп, үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты, ничек дөрес итеп сетканы тарттырырга һәм үрергә икәнен күрсәттеләр.
“С любовью и молитвами” волонтер төркеме авылда кыска вакытлы ялда булган “Барс” позывнойлы хәрбигә күчтәнәч итеп, маскировка челтәре алып килгәннәр. Аны хәрбигә тапшырдылар.
Куакбаш авлы мәдәният йортына маскировка челтәре үрергә өйрәнергә килүчеләр күп булган. Алга таба да шулай күбәү килеп, челтәр үрү серенә төшенергә уйлыйлар.
Челтәр үрергә теләүчеләр өчен мәдәният йорты ишеге ачык, көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр көтеп калалар.
Исегезгә төшерәбез: күптән түгел Куакбаш авылындагы апалар-ханымнар хәрби операциядәге солдатлар өчен борщ, солянка банкалары әзерләде. Бу хакта сайтыбызга да яздык, газетта да мәкалә басылды.
Аннары тагын зур игелекле эш башкардылар: токмач кистеләр һәм сохари ясадылар.
фотолар: авыл җирлегеннән




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев