Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорскиның «Ярату һәм догалар белән» волонтер төркеме хәрбиләргә булышуын дәвам итә

Лениногорскиның “Ярату һәм догалар белән” – «С любовью и молитвами» волонтер төркеме май бәйрәмнәре алдыннан 63нче гуманитар йөкне озатты.

Хәрби операциядәге солдатлар, Белгород госпитальләре, хәрби поездлар Лениногорскиның волонтер хатын-кызлары һәм халык көче белән әзерләнгән гуманитар йөкне кабул итте.

Әлеге волонтер төркем төрле яшьтәгеләрне, төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Алар дус-тату булып, хәрби операциядәге солдатларның тизрәк җиңеп кайтуларын теләп, бар тырышлыкларын куеп, бар җылылыкларын, мәрхәмәтлекләрен биреп, волонтер төркемдә “эшлиләр”. Әйе, эш дип әйтергә була. Кайберләре пенсиядә булуларына карамастан штабка килеп, йә маскировка челтәре үрә, йә халык китергән әйберләрне тартмаларга ипләп-җайлап тутыра, төргәкли. Ә кайберләре исә үз хезмәтләреннән бушаган арада волонтерлык эшен дә башкара.

Бу юлы озатылган гуманитар йөктә азык-төлек, эчке киемнәрдән тыш, бик күп дарулар, медикаментлар җибәрелгән. “100 мең сумнан артыкка гына без дарулар сатып алдык һәм госпитальгә озаттык”, - ди “Ярату һәм догалар белән” төркеме җитәкчесе Эльмира Уламасова.

Соңгы – 36нчы гуманитар йөккә Зәй-Каратай, Яңа Сережкино, Мичурин, Сарабиккол, Кирлегәч, Федотовка, Түбән Чыршылы, Ивановка, Яңа Иштирәк авыллары, “Ихлас” мәчете мөслимәләре, туберкулезга каршы диспансер хезмәткәрләре ярдәм иткән, халык “Светофор” кибетендә куелган тартмага да бик күп өлеш кертә, ди Эльмира ханым. Балалар бакчалары нәниләре рәсемнәр ясап җибәргән.

Волонтер төркемдәге хатын-кызларның барысы да – уңган-булган, кул эшләренә оста. Менә бу юлы волонтер Надежда ханым теккән плащлар да Белгород ягына китте. Әлбәттә, гуманитар йөктә – маскировка челтәрләре – иң мөһим әйберләрнең берсе. “Җибәрдек бу юлы да маскировка челтәрләрен. Хәрбиләр рәхмәт әйтеп, җавап рәвеше буларак, видеолар җибәрделәр”, - ди Эльмира ханым.

Чираттагы гуманитар йөк кайчан булачак дигәнгә, әйбер җыелуга карап, май ахырларында булыр дип уйлыйбыз, диде төркем җитәкчесе. Хәрбиләрдән һәрдаим төрле заявкалар килеп тора, ләкин барысын да үтәп бетерү мөмкин түгел, бигрәк тә техника буенча. Волонтер төркем дымлы салфеткалар, медикаментларны да теләп кабул итә, аларга ихтыяҗ һәрвакыт бар. Хәрби операциягә ярдәм итәргә теләгегез булса, 89872948479 телефонына Эльмирага шалтырата аласыз.

Күптән түгел волонтер төркем җитәкчесе Эльмира Уламасова Тимәш авылында волонтерларны җыеп очраштырды. “Көндәлек мәшәкатьләр белән мин хәтта барлык волонтерларны белеп тә бетерә алмыйм. Бәйрәм атмосферасында һәрбарчасына рәхмәт әйтәсем килде һәм Тимәш авыл клубы белән, Тимәш авыл җирлеге белән шушы чараны уздырдык. Өлкән яшьтәге волонтерлар булсалар да, алар активлар, энергияле, волонтерлык хезмәтеннән йөз чөермиләр”, - ди Эльмира Растамовна.

Бу хакта сайтка язган идек.

Ә 9 май бәйрәме алдыннан Лениногорск ветераннар Советы рәисе Галия Хәлимова “Ярату һәм догалар белән” волонтерларына хезмәтләре һәм киң күңелле булулары  өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Аерым рәхмәт сүзләре төркем җитәкчесе Эльмира Уламасовага әйтелде, ул 2022 елдан оешманы җитәкли.

 

Розалия Мостафина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев