БЕЗГӘ ЯЗАЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лениногорскида "Аулак өй" узды (фотолар)
Күптән түгел генә шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә “ Уйнагыз гармуннар” диеп аталган аулак өй кичәсе булып узды.
-
Укучыбыз Тәнзилә Низамова иҗаты
Тәнзилә Низамова балалар бакчасында татар теле укыта. Буш вакытында шигырьләр иҗат итә.
-
Иске Иштирәктән Рәхилә Әхсәнова: Туган як кадерле миңа
Туган якка кайткач, балачак дуслары белән очрашырга тырышабыз. Бүген дә менә Рәмзия белән очрашырга сөйләштек. Үзем аларга таба атлыйм, ә уйларым балачак елларына әйләнеп кайтты.
-
Кирлегәчтә сарабикколлылар спектакль куйды (фотолар)
Кирлегәч авылы мәдәният йортына ашыга-ашыга халык җыелды. Килүчеләр арасында олы яшьтәгеләр күберәк. Чөнки бүген ут күршеләр - Сарабиккол авылы үзешчәннәре башкорт язучысы Флорид Буляковның "Әбиләргә ни җитми" дип аталган спектаклен күрсәттеләр. Спектакль бик эчтәлекле, халык тын да алмыйча карады. Артистлар бик килештереп,бик узенчэлекле итеп уйныйлар. Дурт карчык-дурт язмыш.Бердэнбер бабай-Габдулла карт...
-
Лениногорск китапханәчеләре яшьләрне җәлеп итү турында сөйләштеләр (фотолар)
Шәһәрнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китпаханәдә китапханә хезмәткәрләренең семинары узды. Ул яшьләрне китапханәгә җәлеп итүгә багышланды. Анда шәһәр һәм район китпаханәләрендә яшьләр белән эшләү юнәлешләре турында сөйләштеләр. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән белгеч Ксения Афанасьева да семинарга чакырылды. Ул яшьләр эшчәнлеге белән таныштырды. Китапзанә хезмәткәрләре дз үз тәҗрибәләре белән уртаклашты....
-
Бәләкәч (сигез айлык баланың уйланулары)
"Кыңгырау ике тапкыр зеңгелдәгәч, әни, мине курчак кебек бишегемә ташлап, ишеккә атылды. Әти кайтты бугай. Ул гына шулай кайтып керүгә, кулларын да юып тормыйча, аш бүлмәсенә йөгерә..." - Нәрсә пешердең бүген, әнисе? О-о, хуш исенә караганда бик тәмле бугай. Яле, азрак салып бир әле. Карын ачты. - Ашыйсың килсә, сал...
-
Лениногорск балалар китапханәсендә Нәүрүзне каршыладылар (фотолар)
Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бу татлы сүз яз, яшьлек дигәнне аңлата. Яз җитү белән бөтен татар халкы «Нәүрүз» фольклор бәйрәмен билгеләп үтә. «Нәүрүз» сүзе фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга...
-
Зәй-Каратай укучылары Әлифба белән саубуллашты (фото)
Шушы көннәрдә Зәй-Каратай мәктәбендә "Сау бул Әлифба" дип аталган әлифба бәйрәме утте. Бәйрәмдә сыйныф җитәкчеләре Гүзәлия Якупова укучыларны төрле тукталышларда туктатып, шигыйрьләр укытты, биремнәр чиштерде, матур жырлар башкардылар. Китапханәче тәртипсез кыз ролендә мәктәпкә хәзинә эзләргә килеп, укучылар белән төрле уеннар уйнап, зур хәзинә - Туган тел китабын таптылар. Беренче сыйныф...
-
Түбән Чыршылыда "Кояшлы бәйрәм" үтте (фотолар)
Түбән Чыршылы Мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган " Кояшлы бәйрәм" исемле кичә үтте. Бәйрәмгә яшь ханымнар һәм хөрмәткә лаеклы өлкән апаларда килгән иде. Яшь аермасына карамастан барлык кунаклар да бөтен төрле уеннардада катнашып, җырлап-биеп күңел ачтылар. Кичәдәге оештырылган уеннарнар арасында башваткычта бар иде, андада өлкән апаларыбыз яшьләрдән бердә калышмадылар,...
-
Кирлегәчтә шәл-яулыклар кичәсе узды (фотолар)
Бүген, 2 март көнне, Кирлегәч Мәдәният йортында "Аллы-гөлле шәл-яулыгым" дигән кичә үтте. Гөлфия Шиһапова белән Резидә Хуҗина яулыклар турында сөйләделәр. Кичә җырлар-уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм бик матур булды, кунакларның күңеленә хуш килде. Минзилә Вәлирахманова автор фотолары
-
Түбән Чыршылыда гаиләләр ярышты (фотолар)
Түбән Чыршылы Мәдәният йорты бәйрәм саен гөрләп тора. Түбән Чыршылы һәм Югары Чыршылы авылы командалары арасында ярыш үткәрелде. Талига Шамил кызы һәм Раилә Рәшит кызы бәйрәмне тәкъдим итү белән командалар әзерлек эшен башлап җибәрде. Сәхнәгә бер-бер артлы 6 пар чыкты. Бәйрәмне үзенең моңлы җырлары белән Гөлнур Ядекәр кызы башлап җибәрде....
-
Мөэмин-Каратайлылар солдат хатлары укыды (ФОТОЛАР)
Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортына төрле яшьтәге авылдашлар җыелды. Авыл башлыгы Әнисә Ханнанова ир затыннан булган барча авылдашларны бәйрәм белән тәбрикләде, бүгенге көндә Ватан сагында торучы дүрт егетебезгә уңышлар, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Кичәдә армиядәге егетләрнең тормышы яктыртылды, балачак, мәктәпкә, военкоматка чакырылганчы узган елларын да барладык. 23 февральгә багышлап язган хатларын...
-
Куакбаш китапханәсендә кызыклы кичә үтте (фотолар)
Куакбаш авылы китапханәсендә «Халкыбызның иҗат сандыгы» дип аталган кичә үтте. Кичәне китапханәче Гүзәлия Мифтахова итуган телгә багышланган канатлы сүзләр белән башлап җибәрде. Аннан соң бик матур итеп эшләнгән тылсымлы сандыкны ачып, балаларны Татар халык авыз иҗатына караган китаплар белән таныштырды. Анда татар халык мәкальләре, табышмаклары, әкиятләре белән беррәттән, балаларга әле...
-
Лениногорск кызлары "Беренче адымнар" җыр фестивале җиңүчеләре
Чаллы шәһәрендә "Беренче адымнар-2018" республикакүләм җыр фестивале узды. Анда шәһәребезнең 11нче гимназия укучылары Аделина Загертдинова һәм Эвелина Михайлова катнашты һәм фестивальнең җиңүчеләре булды. Фәридә Әхмәтшина Котлыйбыз! автор фотолары
-
Лениногорскиның 11нче гимназиясендә Туган тел көненә багышланган чара узды (фотолар)
21 февраль 11 нче гимназиядә Бөтендөнья туган тел көненә багышланган "Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем" дип исемләнгән шигырь бәйгесе узды. "Айсылу" балалар театры туган телебездә "Әнием,сина" спектаклен күрсәтте. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Җинүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр. Зөмәрә Шәрәпова автор фотолары